Бөек Ватан сугышы - кешелек тарихында иң фаҗигале һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул миллионлаган кешеләрнең тормышына кагылды, һәр гаиләнең язмышында онытылмас эз калдырды.
Барлык хәрби җиңүләр совет кешеләренең тылдагы фидакарь хезмәтеннән башка була алмады. Бөек Ватан сугышы елларында колхозчыларның тылдагы хезмәте бәяләп бетергесез була. Крестьяннар фронтны азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп, тын да алмыйча эшләгәннәр.
Сезгә Сарман районының Николаевка авылындагы «Передовой» колхозы документларының интернет - күргәзмәсендә булырга тәкъдим итәм, анда 1942 елда колхозчыларның гомуми җыелышлары беркетмәләре бирелгән.
Бүген Мортыш-Баш авылында яшәүче Гыймаев Мотаһир Таһир улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул шушы авылда туып-үсә, урта белем алгач, армия сафларына алына. Аннан кайткач, Чаллы шәһәрендә эшкә урнаша. Тормыш иптәше белән өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Данил махсус операциядә хезмәт итә. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Галия апа иртәрәк бакыйлыкка күчә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Мотаһир абый туган авылына әйләнеп кайта. Моннан бер ел элек Фәтхия апа белән гаилә кора.
Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова тәбрикләде, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән матур теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы Гыйльфанов та юбилярны гомер бәйрәме белән котлады.
Бүген безнең лагерьда балалар үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәттеләр һәм зур энтузиазм белән "Безнең солдатларга ярдәм итәбез" акциясендә катнаштылар.
Бүген безнең балалар бакчасында «һава шарлары бәйрәме»күңел ачу чарасы оештырылды. Барлык уеннар һәм эстафеталар да һава шарлары белән, балаларыбыз белән үткәрелде. Балаларның шатлыгының чиге булмады - алар табышмакларга җавап бирделәр, җәй турында җырлар җырладылар, биеделәр, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм Шәп булды! Барысы да күтәренке рух, позитив һәм яхшы кәеф алды.
Бу атнада ук җиңүчеләрнең өч командасы, шуларның берсе Сарман районының Җәлил гимназиясе командасы, мәктәп бизнес-старты проекты Мәскәүгә юл тотачак,анда аларны онытылмаслык экскурсия көтә — инновацияләр һәм стартаплар үзәге. Бу яңа идеяләрнең ничек барлыкка килүен күрү генә түгел, ә үзебезнең киләчәк проектларыбыз өчен илһам алу өчен дә уникаль мөмкинлек. Исегезгә төшерәбез, егетләребез технология укытучысы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы җитәкчелегендә «1000 пакет урынына Шоппер» дигән уникаль проект булдырдылар. Балалар кулы белән булдырылган һәр шопперда-экология турында кайгырту гына түгел, ә күңелнең бер өлеше, планетаның киләчәгенә карата дулкынландыргыч мөнәсәбәт тә. Бу проектка күпме хезмәт салынды! Һәм хәзер, бу кечкенә, ләкин шундый мөһим инициативаны алар Россия инновацияләренең үзәгенә алып баралар. Сколковога бу сәфәр алар өчен экскурсия генә түгел, ә үз-үзләренә, үз потенциалын аңлауга, хәтта иң тыйнак проектның да дөньяны яхшы якка үзгәртә алуын аңлауга чын сәяхәт булсын. Мәктәп бизнес-старты проекты нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар район мәдәният сараенда булдылар.
Урамда яңгыр ява, ләкин бу күңелсезләнергә сәбәп түгел. Икенче кече төркемдә "Пластилин җәй" мавыктыргыч дәресе узды.балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч кына түгел, ә бик файдалы дәрес тә. Ул баланың фантазиясенә һәм иҗади кабул итүенә уңай йогынты ясый, шулай ук вак моториканы үстерә. Җиңел һава пластилины-иҗат өчен бик яхшы материал. Бу заманча материал иң кечкенәләрне дә, өлкәнрәк балаларны да мавыктырырга сәләтле.
Бүгенге көн «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда мавыктыргыч походтан башланып китте!
Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән, бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачканнар. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.
Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән үзебезнең “Лэйсэн” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннан таныштыру.
Җәй җитү белән "Алёнушка" балалар бакчасында һәр иртә бик күңелле итеп башланып китә! Без балаларыбызны иртәнге гимнастикага чакырабыз, ул урамда, ягымлы кояш астында һәм саф һавада уза.
Моның нинди уңай яклары бар?