2022нче елның 3нче февралендә Җәлил мәдәният йортында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Россия Федерациясендә мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә узды. Анда Җәлил гимназиясе коллективы да актив катнашты. Күргәзмәдә төрле чордагы цифрлы техника үрнәкләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, күргәзмәне укучылар куллары белән ясалган роботлар бизәде.
Ерак араларны якын итеп чираттагы мастер- классны Советлар Союзы герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен үткәрдек.
Алар “Һөнәрчелек” циклының, бер юнәлеше - чүлмәк ясаучылар һөнәренең серләре белән таныштылар. Әлбәттә иң элек әлеге һөнәрнең төрле техникада, кызыл балчыктан әвәләп кечкенә җәнлекләр, кәрҗиннәр һәм башка гадиерәк булган предметлар ясап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатып торырлык. Эшкә бөтен җаннары белән кереп китеп, кечкенә эт сынына саклап торырга бурадан өй салдылар. Анда коесы да, җыйнак читәннәр дә, бәләкәй генә авыл өе, җәйге болыннардан чабып алып кайткан печән чүмәләсе дә - һәммәсе дә үзенә урын тапты.
Чүлмәкче җайланмасы артына утырып кечкенә генә, ләкин үз куллары белән чүлмәкләр дә ясап карадылар. Әлеге шөгыль ашыкканны, сабырсызлыкны яратмаганын да бик тиз төшенделәр. Әз генә кабаландыңмы- шул минутта бозыла да китә.
Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды, балалар балчык белән бәйле легендалар белән танышты. ”Ни өчен тарихи ядкәръләрне саклау һәм һәрдаим өйрәнү мөһим?”, дигән бик җитди сорау билгеләнде. Һәрвакыттагыча җаваплар төрледән-төрле булды. Берәүләр үткәннәрне белер өчен дип фикер йөртте, безгә тарих фәне укытыр өчен дип тә көлешеп алдылар. Шулай сорау - җавап алышып, тарихи ядъкәрләрнең, халкыбыз калдырган чиксез бай мирасның киләчәк өчен бәяләп бетермәслек мөһим булуына төшенделәр. Бүгенге көннең бөтен уңайлыклары белән без борынгыларга рәхмәтле,чөнки алар уйлап тапкан шөгыльләр, әйберләр, һәммәсе дә бүгенге көндә бары тик заманлаштырылган гына, “модернизированный” диеп әйтсәк тә була. Бик акыллы һәм дөрес сүзләр бар: безнең бүгенге көнебез, кайчандыр үткәнебез сыман ук, киләчәкне төзи. Чыннан да бүгенге көн, бәлки инде иртәгә үк - яңадан-яңа, зуррак, нәтиҗәлерәк ачышларга ныклы фундамент булып тора.
Әлеге очрашу “Пушкинская карта” проекты кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланды.
Бөтендөнья норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне кысаларында «Форпост» отряды активистлары «Мат – безнең формат түгел» дигән социаль акция үткәрделәр. Акция кысаларында активистлар үтеп баручылар белән норматив булмаган лексиканың зыяны турында әңгәмә кордылар, шулай ук тематик буклетлар тараттылар .
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Россия Федерациясе субъектларын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле һәм икътисадый нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, гражданнар тарафыннан, гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә, йортларны (табигый газ милекче кишәрлегенә бушлай биреләчәк), Татарстан Республикасы буенча Сарман муниципаль районы хакимияте гражданнарга догазификация программасы турында хәбәр итә. Газ үткәрүгә гариза торак йорты һәм җир участогы милкендә булган һәр кеше бирә ала.
КУЭ субъектлары һәм үзмәшгульләр өчен маркетплейска чыгу буенча хезмәт
Ozon, WildBerries, KazanExpres яки Яндекс маркетплейсларына урнаштыру.Маркет. Хезмәт үз эченә товар карточкаларын, продукцияне фотога төшерү, логистика урнаштыру, маркетейсларда эшләү үзенчәлекләре буенча консультацияне ала.
Маркетплейсларда эшләү буенча КУЭ субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү хезмәте
Ozon, Wildberries, Яндекс маркетплейсларында эшләү буенча КУЭ субъектлары хезмәткәрләрен укыту.Маркет, Lamoda, Aliexpress Russia, Сберегамаркет.
Digital-маркетинг буенча гамәли эксперт сессияләре
Таргетолог/контекстологтан алга таба консультация белән таргетланган, контекстлы реклама белән эшләү буенча эксперт сессияләрендә катнашу, шулай ук КУЭ субъектының контекстлы яки таргетланган рекламага реклама бирү.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 1 февральдән 06 сәгатькә кадәр. 2 февраль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 2 февралендә төнлә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил.
Бүген Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Zoom кушымтасы аша онлайн режимында утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе Гүзәл Гәрәева алып барды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Аграр көллиятнең тулай торагы бинасында булды, капиталь ремонттан соң студентларның уку һәм яшәү шартлары белән танышты.