Тиздән барлык балалар өчен дә иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел киләчәк! Һәр бала, нинди яшьтә булуга карамастан, бүләк алырга хыяллана. 27 нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе" укучылары Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан искиткеч бүләкләр алдылар. Барлык балалар да бәхетле! Зур рәхмәт белдерәбез!
Бүген район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Балаларга кунакка киләсе ел символы булган Юлбарыс, убырлы карчык һәм Төлке һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы килде.
Татар халкының балаларга гыйлем, төпле тәрбия бирүгә тирән карашы элек- электән үк башка милләтләрнең күренекле затларын хәйран калдырган, сокландырган. Нинди генә авыр чорлар күрергә туры килсә дә, үзләренең туган телләреннән баш тартмаганнар, язу, уку мәсьәләләренең җитдилеген саклаганнар.
Милләтебезнең чиксез бай тарихи ядъкәрләре, йола, гореф – гадәтләре нигезендә үсеп килүче буынга тирән әхлакый, рухи тәрбия бирергә мөмкин.
Музеебызда күп төрле интерактив чаралар үтә, шул исәптән, балаларны милли традицияләребез белән таныштыру, татар дөньясының тарихын өйрәтүгә багышланганнары да бихисап.
Кышкы каникул чорында лагерьга йөрүче балалар өчен матур гореф- гадәтнең эчтәлеген чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле чараны тәкъдим иттек. Сарман гимназиясенең лагерь балалары белән каз каурыен сыдырып, табалар майларга майлавыч канатлары бәйләдек, мендәр ясарга да каурыйлар сайланып куелды. Балалар белән эшләү үзе бер рәхәт, самими фикерләре, җаваплары күңелләрдә җылы хисләр калдыра.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чаралар циклы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Яңа ел белән, ветеран!" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул район территориясендә яшәүче барлык ветераннарны шәхсән үзе котлады. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләде, бүләкләр тапшырды.
"Яңа ел планета буйлап йөри!" - һәм барлык кешеләр дә бу тылсымлы, җылы, шатлыклы бәйрәмне көтәләр. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы балалары да бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр. Бер ай дәвамында һәр төркем бу чарага әзерләнде - алар җырлар, биюләр, костюмнар һәм шигырьләр әзерәделәр. Менә бакчабызда күптән көтелгән Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Бөтен балалар бакчасы әкияткә чумды! Балалар бер мизгелдә әкият персонажларына әйләнделәр. Монда кем генә юк - куян, бүре, кар бөртекләре, принцесса һәм башкалар.Бәйрәмнәр бик күңеллле үтте!
27 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Барыгызны да уңышлар белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Яңа елны каршылауга багышланган чаралар кысаларында, Җәлил гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яңа ел чаналары» дигән кул эшләре конкурсы оештырылды. Конкурс Яңа ел алдыннан бәйрәмчә эмоциональ атмосфера һәм кәеф булдыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, әти-әниләр белән бергә иҗади-иҗади эшчәнлек алып бару максатыннан үткәрелде. Конкурска үз куллары белән ясалган һәр декоратив-гамәли иҗат техникасында эшләнгән эшләнмәләр кабул ителде. Конкурска үзенчәлекле, күңелле, креатив чана-чаналар тәкъдим иткән кул эшләре авторларына рәхмәт.
Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Россия Федерациясе коткаручылары көне белән котлыйм.
Сезнең һөнәр-көчле һәм батыр кешеләрнең игътибары. Сезнең хезмәтегез зур тырышлык һәм тәвәккәллек таләп итә.
Коткаручы-ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Сез һәрвакыт беренче, анда ярдәм кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибә, оперативлык киләчәктә дә районыбызны коткару хезмәтләре вәкилләренең аерым сыйфатлары булыр дип ышанам.
Игелекле йөрәкләрегез һәм һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, тынычлык һәм татулык телим! Яңа 2022 нче ел игелекле булсын.
Туфрак-ул яңадан торгызыла торган ресурс түгел, ягъни югалган очракта, аны кеше гомеренең озынлыгы белән чагыштырырлык вакытта торгызу мөмкин түгел. Туфракларның торышы азык-төлеккә, суга, Һавага, безнең сәламәтлегебезгә һәм Җирдәге барлык җанның сәламәтлегенә йогынты ясый. 24нче декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә балалар экология-биология үзәгендә кече яшьтәге мәктәп балаларының С.Ф. Морозов исемендәге тикшеренү һәм проект эшләренең республика конференциясе булып узды. Безнең 3нче А сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Тимерхан ( кл. җит. Вәлиева Л.Ф.) «Туфрак пычрану – ул безнең киләчәгебез пычрану» темасы белән чыгыш ясады һәм мактаулы 2 нче урын алды.