ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату максатыннан, Карашай- Саклау һәм Чураш торак пунктларында ишегалды тикшерүләре үткәрелде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Галиев Марат Гадый улы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

"Сетевая компания" АҖ генераль директоры Фәрдиев Илшат Шәех улы Дуслык ордены белән бүләкләнде. Котлыйбыз!


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

"Яңа ел каруселе - 2022"

25нче декабрьдә Җәлил бистәсендә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Сарман һәм Җәлил бистәсе боксчылары катнашында "Татнефть" ГАҖ идарәсе призына бокс буенча турнир узды. Гимназия спортчылары Фәхретдинов Риналь, Гарифуллин Айнур, Фәхретдинов Раил, Варнаков Никита беренче урыннарны яуладылар. Гарифуллин Булат, Хәсәнов Ислам, Хәкимов Риналь икенче урыннарны яуладылар. Барлык призерларны уңышлары белән котлыйбыз!

Бүген "Сарман FM"радиосында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина кунакта.

   6-29 декабрьдә " Татнефть " хэйрия фонды  халык арасында "ВидеоОткрытка" дип исемлэнгэн онлайн-конкурс уздыра. Җәлил шәhәр тибындагы бистә башкарма комитет җитәкчесе  Галлямов И.Ф. поселогыбызнын түбәндәге җиңүчеләрен котлады. Алар - Нуриева Альбина, Нариманова Айгюль @narimanova_mp , Хусаенова Венера @veneramahmytovna , Миннегалиева Эльмира, Юзлибаева Рамзия и Шаймухамитова Лилия @shaimukhamito .  Һәр приз – кулларны җылыту функциясе булган повербанк һәм Dиджитал Академия Альметьевск  программасына керү өчен айлык сертификат – анда җиңүчеләр дизайнга, видео һәм иллюстрация белән эшләргә өйрәнә алачаклар.

@bf_tatneft

@daa.education

Барлык видео-открыткалар👉 # АйдапоздавьРТ

                                                                                                    Жэлил поселогы башкарма комитеты

Безгә дә кыш килеп җитте

Бирә генә кирәкне.

Аякка итек кидерде

Башка тире бүрекне.

 

Тик шулай да аптырамый

Кыш бабайны көтәбез.

Бүген аны каршыларга

Урманга без китәбез.

 

Короновирус йөрми ди

Агачлар арасында.

Шунда калдырып кайтабыз

Чирләрнең барысын да.

 

 Яңа елны каршылыйбыз

               Әйе, кышың шундый матур , салкын көнендә, аяк астында кар шыгыр-шыгыр җырлап торганда,  үзебез эшләп чыккан “Җәлилнефть” идарәсеннән чакыру килде. Яңа елны каршыларга! Кайда?,- диген. Табигать кочагында. Күптән күрешкән юк иде.  Экскурсияләргә дә аз йөрелде быел. Сөенә - сөенә киттек.

                Чаңгы базасы безне җырлап каршы алды.  Елмаеп, җырлап торган өч чибәр кыз безне шунда ук бөтереп алдылар.  Без инде барыбыз да өлкән кешеләр, һич кенә туңарга ирек бирмәделәр. Килеп җиткән бер “егет”  яисә “кыз” бии-бии җылындык. Ул арада җыелышып та беттек. Безне котларга озак еллар “Җәлилнефть” идарәсен җигелеп тарткан, бүгенге көндә  аның җитәкчесе Рәис Асылгараевич та килгән. Ул безне бүгенге көн яңалыклары белән таныштырды, киләчәк планнар,  иртәгә ниләр буласын сөйләп безне ташламаячакларын әйтеп куандырды. Профсоюз  җитәкчесе В.Н.Филимонов,  ветераннар җитәкчесе Р.А.Харисов, Х.М. Салихов та хәерле еллар теләп, рәхәтләнеп ял итәргә чакырдылар.

                 Без инде үз чиратыбызда  бии-бии җылындык,  пылау ашап, чәй эчеп, шашлыклардан авыз итеп, тәмле  пирожоклар ашап, туңу турында уйлап кына да карамадык. Ашау эчү арасында  алып баручы  Ильнур Алишев уеннар уйнатып, бер генә кешегә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Әле шул арада  ел буе булган матур яңалыкларны да белдек.  Берәүнең оныгы туган, аның авырлыгын, буен, елак түгеллеген дә белдек.Кемнеңдер оныгы өйләнгән, кем быел пенсиягә чыккан, кем юбилей үткәргән барын да белдек. Әле ул бәхетлеләргә аның өчен приз да эләкте. Бүләкне дә җәлләмәгәннәр. Кесә тулы конфет, шоколод белән кайттык.

                 Безне күңелле итеп ял иттерү өчен тәмле сүзе, якты йөзе белән йөрәкләргә кергән  Ильнур Алишевка, матур җырлары белән сөендергән өч чибәргә,  вокалист трио “Три нити” кызлары Оля, Дарья, Чулпанга сокландык. Сарафанлы рус кызы, җырчы Люба Мухареванның яңгыравыклы тавыш белән рус халык җырларын, “Валенки” ен башкарганда  үзебезнең олтанлы итекләребезгә карап көлештек. Ә Чулпанның тавышы чын татарча матур да, моңлы да икәнен күреп куандык. Татар егете, Әлмәт драма театры артисты Илназ безне үзенең  шаян татар халык җырлары белән кыздырды. Аңа кушылып үзебез дә җырладык.  30  градуслы суыкта “их, алмагачлары, сайрый сандугачлары” дип җырлаган чакта  күктән карап елмайган кояш тагын да яктырак янды,  салкын  үзенең көче белән безне тагын да ныграк биергә чакырды бугай. Рәхәтләнеп җырлап, биеп җылындык. Мондый кызлар, егетләр булганда  телебез дә, моңыбыз да сакланачак.

          Кыш бабай белән Кар кызы да безнең бәйрәмгә килгәннәр, әйлән бәйлән уйнап аларга рәхмәт әйттек. 4 промыселда эшләп чыккан Рәхимә  аларга җырлап та бирде әле. Билгеле инде , Кыш бабай аны бүләксез калдырмады, Маннанова Фәһимә дә безгә үзенең җырын бүләк итте. Арабызда нинди артислар бар бит , диеп горурландык.

           Мондый очрашулар,  аралашулар, бергә эшләгәндә булган хәлләрне сөйләшүләр барыбызның да күңеленә  хуш килде.  Тарасюк Н.В., Гараева Фатиха, һ.б бик күпләр кабат -кабат рәхмәтләрен әйттеләр.

          Безне шашлыклар, тәмле пирожоклар, кайнар чәйләр һәм пылау белән сыйлаган кызлар Альбина, Илгизә, Лилия, Эльмира һәм Раильгә бик рәхмәтле булып кайтып киттек.

            Барыбыз да безгә мондый бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтле булдык.

                 Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе,  25 декабрь 2021 ел.

 

Әхлакый нигезләргә, гореф-гадәтләргә алмашка ялган тормыш кыйммәтләре килә. Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессия, өлкәннәргә карата битарафлык күзәтелә. Җәмгыять акрынлап үзенең традицион патриотик аңын югалта бара. Ә  ни өчен шулай соң!? Җавап  бик гади. Күп кенә ата - аналар көн буе эштә, кайберләре вахта ысулы белән эшли, аларның балалары өчен вакытлары җитми. Балалар бу вакытта нәрсә белән мәшгуль - алар шикле эчтәлектәге "мавыктыргыч" сайтларны таба.  Смартфон экраннары аларга үз “кагыйдәләрен” өйрәтә.

Балаларыбызны ничек якларга, сакларга? Әлбәтта, янәшәләрендә булырга, аларга җылылык бирергә, ярдәм, аңлау күрсәтергә, рухи, патриотик тәрбия бирергә кирәк, чөнки патриот булу-үз җирең өчен сугышу гына түгел, ә иң беренче чиратта - туган йортыңны, туган җиреңне, туган телеңне ярату. Бу темага чиксез язарга була.

Нәкъ менә шуңа күрә "Они охраняли отчий дом" проекты тарихи вакыйгалар нигезендә, илебезнең иң яхшы уллары мисалында, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Проектның 1 этабын тормышка ашыру кысаларында әңгәмә-лекцияләр үткәрелде, әлеге циклны йомгаклау чарасы «Отец. Отечество. Отчизна» дигән темага багышланган иде. Анда Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән Бөек Ватан сугышы ветераны турында видеоролик карау оештырылды. Бу видеороликларны бәяләп бетергесез. Чөнки  вакыт агымы зур тизлектә чаба, ә тарихыбызның куркыныч еллары турындагы хатирәләре белән бүлешердәй ветераннарабыз, кызганычка каршы, елдан ел кими.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә «Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елын» йомгаклауга багышланган  класстан тыш чара   үтте. Чарада  шигырьләр, җырлар яңгырады.  Шулай ук 7 нче сыйныф укучылары  Ф.Яруллинның «Ак яфрак» әкиятеннән өзек күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International