ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Бүген кышкы мәктәп лагере эшенең икенче көне. Көн сәламәтлек турында кайгыртуга багышланган. Физкультура укытучысы Якупов Р.Р. "Күңелле стартлар" ярышы үткәрде. Ә бераз соңрак балалар боз сараена барып, тимераякта шудылар. Көн актив һәм күңелле узды.


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

«Карамелька» кышкы мәктәп яны лагере үз эшен башлады. Лагерьга 50 кеше ял итәргә йөри. Лагерьда беренче көн үзенчәлекле көн - "Лагерьны ачу көне". Шуңа күрә ул бик шәп узды. Балалар лагерь ачылуын түземсезлек белән көттеләр, шуңа күрә күбесе элек тә килгән иде. Балалар отрядларга бүленде. Һәр отряд үзенә исем һәм девиз уйлап тапкан. Аннан соң балалар стена газеталары чыгардылар. Моннан тыш, техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  үз бүләкләрен һәм котлауларын алдылар. Балалар бик канәгать калдылар.

2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Тантаналы рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тәмамлыйбыз.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Район Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Амалия белән Хондамирның хыялын башкарды. Чөнки Яңа ел - теләкләрнең үтәлү вакыты.

Бүген Үзәк мәдәният һәм ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел белән котлады һәм оешма җитәкчеләренә, директорларына, шәхси эшмәкәрләргә, гаиләләргә Сарман авылын Яңа ел белән бизәүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 декабрендә көндез, 26 декабрендә төнлә шторм кисәтү.

25 декабрьдә көндез, 2021 елның 26 декабрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

АСАДОВА РАКИЯ МЭХМУТ КЫЗЫ Ул 1931 елның 24 декаберенда Сарман районы Чукмарлы авылында алты балалы гаилэдэ оченче бала булып доньяга килэ. Балалык хэм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килэ. 1956 елнын Монэвир абый белэн тормыш торып жибэрэлэр .Тормыш иптэше Монэвир абый белэн 2 кыз 3 ул тэрбиялэп устерэлэр, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Монэвир абый белэн бергэлэп бик матур гомер кичерэлэр. Монэвир абый 2002 елда бакыйлыкка кучэ. Ракия апа колхозда, савымчы (доярка), сарык фермасында, торле эштэ хезмэт куя. Бугенге кондэ малае белэн бергэ яшилэр. (Бер малае вафат). Бер кызы Сарманда, бер кызы белэн, бер малае Тубэн Кама шэхэрендэ яшилэр, энилэренен хэллэрен хэрдаим белеп, ярдэм тиеп торалар. Ракия апа “ Тыл һәм хезмәт ветераны исемен йөртә”.

23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил бистәсе Яңа елга искиткеч матур итеп үзгәрә, үзенең кабатланмас бәйрәм киемен кия. 23нче декабрь көнне мәдәният сарае мәйданында тантаналы рәвештә чыршы ачу булды. Чыршыда Яңа ел иллюминациясен кабызу мәдәният сарае коллективларының якты һәм матур чыгышлары белән күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Җәлил гимназиясе коллективы 2022нче ел чыршысы ачылуга багышланган тантаналы чарада катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International