ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

20 һәм 21нче декабрьдә Сарманда "Ел укытучысы - 2021" педагогик осталык конкурсы узды. Җәлил гимназиясен яшь педагог, тарих укытучысы Фәхретдинова Д.Ф. тәкъдим итте. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча ул "Педагогик дебют" номинациясендә призер исеменә лаек булды.Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Бүген район Советының утырышлар залында районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Бүген район Советының утырышлар залында районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

21 нче декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә мәктәп хезмәткәрләренең һәм укучыларының  планлы уку эвакуациясе үтте. Эвакуация уңышлы узды, барлык укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре дә хисап вакытында эвакуацияләнде.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары коллективы (җитәкчеләре Шаймарданова Л. Н., Соловьева Ф. Ф.) балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең муниципаль этабында җиңүче булды. Коллектив Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез !


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген "Бәрәкәт" мәчетендә район һәм якын-тирә район имам-хатыйблары белән семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина катнашты. Семинар барышында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт белән мөхтәсибәтнең үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр киләчәккә планнар билгеләделәр, мөхтәсибәтнең бурычлары һәм эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Гаилә тормышы нигезләренә кагылышлы мәсьәләләрне аерым карадылар. "Гаилә тормышы нигезләре" онлайн-укыту курсы тәкъдим ителде, аны узганнан соң сертификат алырга мөмкин.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, терлекчелек идарәсе консультанты Рамилә Моратова, фермаларда һәм комплексларда булып, терлекчелек алдынгыларын 2021 елның ноябрь аенда бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Беренче эш итеп "Сарман" агрофирмасының "Ләшәү-Тамак" сөт-товар фермасы терлекчесе Данис Хафизовны 50 яшьлек юбилее белән бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты, Альберт Шәрипов бүләк һәм Мактау грамотасы тапшырды.

Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы һәм ветераннар Советы Нургалиева Галия Фоат кызы Зәүдәт Карам улы һәм Миңнестма Әхмәдиш кызы Нуртдиновларны 60 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Нуртдиновлар гаиләсе бик тату.

Балалар футболына һәм хоккеена нигез салучы районның күренекле шәхесе Наил Сафинның истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды. Беренче урынны Наил абыйның шәкертләре яулады. Икенче урында - "Айтуган", өченчедә "Сарман 30+" командалары булды. Җиңүчеләргә кубоклар, диплом һәм медальләр тапшырылды. Аерым оста уенчылар да бүләкләнделәр. Призларны алуны Наил Сафинның улы, кызы, туганнары оештырганнар. Алар ачу һәм бүләкләү тантаналарында да катнаштылар. Ярышларда алты команда көч сынашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International