Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, терлекчелек идарәсе консультанты Рамилә Моратова, фермаларда һәм комплексларда булып, терлекчелек алдынгыларын 2021 елның ноябрь аенда бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Беренче эш итеп "Сарман" агрофирмасының "Ләшәү-Тамак" сөт-товар фермасы терлекчесе Данис Хафизовны 50 яшьлек юбилее белән бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты, Альберт Шәрипов бүләк һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы һәм ветераннар Советы Нургалиева Галия Фоат кызы Зәүдәт Карам улы һәм Миңнестма Әхмәдиш кызы Нуртдиновларны 60 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Нуртдиновлар гаиләсе бик тату.
Балалар футболына һәм хоккеена нигез салучы районның күренекле шәхесе Наил Сафинның истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды. Беренче урынны Наил абыйның шәкертләре яулады. Икенче урында - "Айтуган", өченчедә "Сарман 30+" командалары булды. Җиңүчеләргә кубоклар, диплом һәм медальләр тапшырылды. Аерым оста уенчылар да бүләкләнделәр. Призларны алуны Наил Сафинның улы, кызы, туганнары оештырганнар. Алар ачу һәм бүләкләү тантаналарында да катнаштылар. Ярышларда алты команда көч сынашты.
17 нче декабрь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2022" бәйгесенең 1 нче этабы үтте. Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан Габидуллина Миләүшә Илдар кызы катнаша. Аңа алдыгы сынауларда уңышлар телибез.
16нче декабрь көнне Җәлил учкомбинатында Сарман районы беренчелегенә шахмат буенча шәхси-команда ярышлары узды. Җәлил гимназиясе командасы уңышлы чыгыш ясап, өченче урынны яулады. Гыймадиев А, Шәйдуллина Р һәм Леонтьев Т.ярышларда призерлар булдылар. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Хөрмәтле Зөһрә Нигъмәтулловна! Сезне гомерегезнең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Иҗат юлыгыз – туктаусыз эзләнүче һәм камиллеккә омтылучы, тынгысыз шәхеснең мактаулы гомер юлы. Сез татар җыр сәнгате өлкәсендә зур абруе булган, татар милләтенең һәм Сарман ягының күренекле шәхесләренең берсе. Кабатланмас уникаль талантыгыз белән туган Татарстаныбызда гына түгел, аннан еракта яшәүче милләттәшләребезнең дә мәхәббәтен һәм ихтирамын яуладыгыз.
Киләчәк тормышыгызда да иҗат чишмәгез саекмасын, күңелегездә яшьлек учакларыгыз сүнмәсен.
Яңадан-яңа казанышлар, иминлек, исәнлек-саулык, шатлыклы тормыш, бәхет телибез.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Азалак мәктәбендә дә шау килеп иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе- Яңа елга әзерләнү бара.
2021 нче елның 17нче декабрендә әти-әниләр чакыруы буенча сәнгать мәктәбе укытучылары Сагидуллина Ч.И., Ханнанова А.А. гимназиябезгә килеп Яңа ел чыршысын бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр, чыршы бизәргә өйрәттеләр. Балалар бик кызыксынып һәм теләп эшләделәр. Барлык әти-әниләргә әлеге сюрпризлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә мәктәп линейкасы узды. Мәктәп директоры Латифуллина Г.Ф. балаларны волейбол ярышларында җиңү, экологик конкурсларда катнашу, макулатура җыю һ. б. казанышлары өчен грамоталар белән бүләкләде.