Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
5 декабрь 2021 ел.
2021 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану белән, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Коррупциягә “ЮК!”-дибез” темасына класс сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты: балаларны “коррупция” төшенчәсе белән таныштыру, аның барлыкка килү сәбәпләрен, нәрсәсе белән куркыныч булуын ачыклау, аңа каршы көрәш юлларын барлау.
3 декабрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбендә Бөтенроссия Хәтер дәресе- «Билгесез солдат көне» үтте. Бу мөһим дата РФ Президенты Указы белән безнең сугышчыларның хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Билгесез Солдат каберендә яткан плитәдә "Исемең синең билгесез. Батырлыгың үлемсез " – дип язылган. Үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган, безгә тыныч тормыш бәхете бүләк итүче кахарманнарны хәтердән җуймыйк!
3 декабрь көнне «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» МББУнда «мөселманнар изге урыннары» күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗади проектның максаты-ислам белән тыгыз бәйләнгән татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни-этник кыйммәтләрен саклау һәм үстерү.
Район Советының кече утырышлар залында бүген инвалидлар декадасына багышланган “Түгәрәк өстәл” уздырылды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова алып бардылар. Чарага районның социаль яклау өлкәсе, үзәк хастаханә, Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе, мәшгүльлек үзәге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, район ветераннар җәмгыяте җитәкчеләре чакырулы иде. Алар һәркайсы районның физик мөмкинлекләре чикле гражданнар белән эшләү юнәлешләре турында сөйләделәр, булган проблемаларны күтәреп, аларны бергәләшеп чишү юллары буенча киңәштеләр. Чара кысаларында алар онлайн-режимда Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә узган чарада катнаштылар.
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне. Бу уңайдан Янурыс авыл җирлеге инвалидларына азык-төлек пакетлары тапшырылды.
3нче декабрь көнне Мортыштамак авылы Мәдәният йортында инвалидлар көненә багышланган чара булды.Инвалидларны авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Ильдар Нил улы котлады.Чара чәй өстәле артында дәвам итте."Чишмә" ансамбле үзенең матур җырлары белән катнашучыларны сөендерде. Барлык концерт номерларын да тамашачыларга бик җылы кабул иттеләр.
«Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек»...
Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александр бакчасында урнашкан Билгесез солдат каберенә язылган бу сүзләр сугыш афәтеннән коткарылган халыкларның һәм киләчәк буыннарның чиксез рәхмәте булып яңгырый.
Дәһшәтле 1941 елның декабрендә совет гаскәрләре Мәскәү астында барган сугышларда, тиңсез батырлыклар күрсәтеп, фашистларның һөҗүм итүен туктата.
Бүген озак еллар район социаль яклау бүлеге начальнигы булып эшләгән Рузалия Шиһапова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырдылар.