Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы , 2-7 сыйныфларда "юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" викторинасы, видеороликлар һәм презентацияләр карау, ситуацияләрне хәл итү үткәрелде. Әлеге чараларның максаты-юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү
19 нчы декабрь көнне Җәлил беренче мәктәбе укытучылары Шәйхетдинова Ф.Ф. һәм Кудашева Г. Ф. Пушкин картасы кысаларында үткәрелгән бишенче юбилей музыкаль батлда җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Бүген Миңнегулова Әминә Мәрданшин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллина исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Ю. Р. Исмәгыйлова котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әңгәмә-лекцияләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашу «Россия – минем Ватаным» темасына багышланды, анда Сарман гимназиясенең югары сыйныф укучылары катнашты. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче Әминә Мәрдәншина кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектының өстенлекле бурычы - укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шул максат белән проектны тормышка ашыру кысаларында «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.
Җәлил мәдәният сараенда «Пушкин картасы» проекты кысаларында чираттагы тематик чара узды.
Сарман районының «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» һәм «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» «Стрела наследия» дип исемләнгән уртак проекты 2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында «Духовно-нравственное и патриотическое воспитание детей и молодежи» номинациясендә җиңүче булды.
«Стрела наследия» проектын тормышка ашыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә интеграцияләү, аларның иҗади сәләтләрен ачу механизмнарының берсе булачак. Балаларда җәмгыятьнең тискәре юнәлешләренә каршы тору сәләтләрен үстерә, актив тормыш позициясе формалаштырыла. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең сәламәт яшьтәшләре белән иҗади контактлары да киңәйтеләчәк. Проектны тормышка ашыру мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү дәрәҗәсендә районара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертәчәк.
«Стрела наследия» проектына грант ярдәме 306 870 сумны тәшкил итәчәк.
“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “2021 -Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесенең «Инновационный подход в реализации проектов в национальном театральном искусстве, развитие и поддержка татарского языка» номинациясендә җиңүче булды.
«Үз илемдә-үз телемдә» проектына грант ярдәме 500 000 сум тәшкил итәчәк.
16 һәм 17 ноябрь көнне Карашай-Саклау авыл җирлегенең Карашай-Саклау һәм Чураш авыларында гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды