ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин октябрь ае һәм 2021 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әнисә Галимҗан кызы Мингазова кебек кешеләр турында: «Тынгысыз йөрәкләр», - диләр. Аның энергиясе чиксез! Ә күңел яшь булганда, еллар картаймый…

   Бүген Җәлил поселогынын ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кояшлы көнне юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р .А., район ветераннар советы рәисе Миннугулов Н. М., НГДУ "Җәлилнефть" ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. котладылар. Күпьеллык иҗтимагый эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен ул "Татарстан Республикасының Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе, Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хаты, район ветераннар Советының Рәхмәт хаты һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

   Әнисә Галимҗан кызы кунакларга зур рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек һәм күп еллар актив тормыш теләде.

                                                                                                     Җәлил поселогы Советы

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 
16 ноябрь 2021 ел.

2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;

көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр), кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

2021 нче елның 15 нче ноябрендә дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы булды.

Утырышта район прокуроры урынбасары, район суды рәисе, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, шулай ук җирле үзидарә органнары, район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Совет утырышының көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында.

2. Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты турында.

Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясенең өстәмә доклады.

3. Муниципаль район территориясендә җир һәм торак контроле турындагы нигезләмәләрне раслау турында.

4. Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Положениене раслау турында.

5. Башкарма комитет структурасы һәм муниципаль хезмәт турында советның элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү турында.

6. Муниципаль районда инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.

7. Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен район авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына тапшыру турында.


14
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 14 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 15 ноябрь 2021 ел.

2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

көндез урыны белән кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Географик диктант Рус география җәмгыяте инициативасы белән 2015нче елдан башлап ел саен үткәрелә. Аның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру. Быел диктант 14нче ноябрьдә дистанцион форматта узачак.

Уку чиреге Россиякүләм эшмәкәрлек атналыгыннан башланып китте. Атналыкта сыйныф сәгатьләре, финанс грамоталылыгы дәресләре, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрү планлаштырылды.

Бүген 3 В сыйныфы укучылары песнәкләргә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Алар бу кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмәтләр белән таныштылар. Балалар бәйрәмнән кошларга җимлек әзерләү  теләге белән таралышты.

10 ноябрь көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган сыйныф сәгате узды. 6б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәяхмәтова Р.М. белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән проект әзерләделәр. Балалар дөрес туклану графигы, көн режимы төзеделәр, зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International