Бөтенрәсәй эшмәкәрлек атналыгы

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Уку чиреге Россиякүләм эшмәкәрлек атналыгыннан башланып китте. Атналыкта сыйныф сәгатьләре, финанс грамоталылыгы дәресләре, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрү планлаштырылды. Укучылар белән әңгәмәгә бистә эшмәкәрләре И.Харисов, С.Ахмедов чакырылды. Алар эшчәнлекләре, уңышлары, уңышсызлыклары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
10 ноябрьдә 7-11 сыйныф укучылары профориентация юнәлешендәге анкета сорауларынна җавап бирделәр, үзләренә кызыклы булган фән өлкәләрен билгеләделәр. 12 ноябрьдә  9 б сыйныфы егетләре һәм кызлары өчен география фәннәре кандидаты Р.Р.Әхмәтов «Эшмәкәрлекнең Россия икътисадындагы роле» темасына эшлекле дәрес үткәрде. Дәрестә бистә хакимияте белгече Э.Ә.Мотыйгуллина да катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International