16 октябрьдә Татарстанның нефть башкаласында, Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фондының һәм Светлана Воронова исемендәге «яңа исемнәр» хәйрия фондының «Рухият» программасының III мәдәни-белем бирү проекты булып узды. Әлмәт музыка көллиятендә һәм 1 нче балалар музыка мәктәбендә мастер-класслар узды, анда республиканың нефть төбәгенең 15 торак пунктыннан 100 дән артык талантлы бала катнашты.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия астрономия дәресләре узды. Дәресләрнең темалары: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен - "Йолдызлы күк серләре«, башлангыч сыйныфлар өчен -» Космос зоопаркы, яки галәмдәге хайваннар«, 5-9 сыйныфлар өчен -»Кояш системасы планетасы".
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм “Пушкинская карта” проектын гамәлгә ашыру кысаларында музейда үткәрелгән “Песнь глины” исемле интерактив чарада Мортыштамак мәктәбенең 8, 9 сыйныф укучылары катнаштылар.
Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.
Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.
Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.
Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.
21 нче октябрь көнне Җәлил гимназиясендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен "Көзге выкрутасы"дип исемләнгән көзге бал үткәрелде. Бәйрәм традицион булмаган формада – квест форматында узды. Балалар станцияләр буенча биремнәр үтәделәр. Балалар биеделәр, уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Чара күңелле, якты, мавыктыргыч булды.Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмне "Яңа хәрәкәт"мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары үткәрде. Җитәкчесе-педагог-оештыручы Граханцева Е. Р.
19нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" нең "Яңа хәрәкәт" мәктәп үзидарәсе активистлары хәйрия ярминкәсеннән кергән акчаларга төрле ярмалар (дөге, карабодай, тары) рәвешендә азык-төлек җыелмасы сатып алдылар һәм "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"на тапшырдылар.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Бөтенроссия халык санын алу
21 нче октябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "юл хәрәкәте иминлеге"дигән чара оештырылды. "Юл хәрәкәте иминлеге" Сарман районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. балаларга юлда куркынычсызлык турында сөйләде, балалар мультфильм карадылар һәм сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында барлык укучылар да яктылык кайтаргыч беләзекләр һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр алдылар
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Отец.Отчизна.Отечество" дигән темага әңгәмә - лекция үткәрделәр. Ул район тарихында гына түгел, гомумән ил тарихында эз калдырган герой шәхесләрне таныштыру һәм өйрәнүгә багышланган иде. Фронтта да, тылда да якташларыбызның батырлыгы - үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт һәйкәле. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында заманча уен технологияләрен куллану буенча системалы эш алып барыла.