ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2021 ел
җомга

20 нче октябрь көнне 6а һәм 10 нчы сыйныфларда "җирдә энергия чыганаклары һәм экология"дигән атом дәресе узды. Балалар төркемнәр буенча эшләделәр. Алар энергия чыганакларын, электростанцияләр төрләрен һәм аларның характеристикаларын өйрәнделәр. Соңгы 100 елда Җир атмосферасында углекислый газ микъдарының сизелерлек артуы турында белделәр. Һәр төркем киләчәктә энергия алу өчен "Яшел" электростанцияләр куллану турында үз фикерен белдерде.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Сөмбелә бәйрәме" булып узды. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте!

Яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга багышланган акция Җәлил бистәсендә узды. 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбенең ЮИДчылары һәм өлкән сыйныф укучылары, автовокзал каршындагы мәйданга чыгып, Җәлил бистәсендә яшәүчеләргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны файдаланып, сизелерлек булырга өндәп мөрәҗәгать иттеләр, акциянең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр.

Безнең балалар бакчасында Көзге бәйрәм булып узды.

4 нче номерлы "Сандугач" балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр узды

1 нче "Солнышко" балалар бакчасында Мөслим һәм Сарман МР МДН һәм РФ ГХМ ГУ ПР ГУ Гарипов Р.Г. янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Гарипов Р. Г. янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде.

«Шәфкать» үзәгендә ял итүчеләр инде күптән безнең даими кунакларыбызга әйләнделәр. Һәрвакыт күтәренке кәефтә, балкып, елмаеп килеп керәләр һәм бер кочак көлү, шаяру бүләк итеп калдыралар. Инде өлкән яшькә җитеп, шәхсән безнең төбәк белән бәйләнешләре булмаса да, алар барыбер яңалыкка, ачышларга омтылалар һәм районыбыз тарихының кызыклы, мөһим вакыйгаларын, йөз еллар дәвамында якты эзләре сакланып килгән шәхесләрен исләрендә калдырырга тырышалар.    

Райондашыбыз, Советлар Союзы герое - Казаков Александр Афанасьевичның сугыш кырыннан исән – имин кайтып, гомере юл хәләкәтендә өзелгәнен ишеткәч алар: “Ах, әрәмнәр булган”,- дип куйдылар, үзгәртеп булмаслык кызганыч югалтуга ничә еллар үтсә дә, кунакларыбыз күңелендә аяныч язмыш белән килешәсе килмәү сизелде. 

Шунысы куандыра: “Зинхар, безгә татарча сөйләгез әле, шәхәрдә бик сирәк ишетәбез”,- дип әйтәләр. Әйе шул, кешене туган теле гомере буе сагындыра, бер рәхәтләнеп анаң телендә сөйләшү җан сусавын, бәллүр чишмәләрдән аккан шифалы сулардай бер мизгелдә юып ала. Туган тел бит ул-балачак, әниләрнең назлы бишек җырлары, мәңге кабатланмас, ләкин кеше гомеренең иң кадерле һәм якты хәтирәләре.

Тэги: #музейсарманово #вынашагордостьягоржусь #годродныхязыковинародногоединства

20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

20 нче октябрь көнне Җәлил гимназиясендә КФУның Чаллы филиалының 3 нче курс студенты белән очрашу узды. Ул вузның нинди белем бирү программалары тәкъдим итүе, керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә ахырында ул укучыларга БДИ тапшыруда уңышлар теләде.

"Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы" республика конкурсында "Иң яхшы рәсем" номинациясендә катнашкан 7нче В сыйныф укучысы Миннегалиев Ранилне мактаулы призлы урын белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Һава шартларының сизелерлек начарлануы турында Консультация

Татарстан Республикасы территориясендә

2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International