26 нчы октябрь көнне Сарман гимназиясе кысаларында районкүләм шахмат ярышлары үтте. Бу ярышта башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Ярышка барлык укучылар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Җиңүчеләр арасында гимназия укучылары да булуы безне бик шатландырды. Ярышта катнашкан барлык укучылар да истәлекле бүләкләр белән кайтып китте.
2022 елның гыйнварыннан «балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эшләми торган көннәрне билгеләү турында» 20.10.21 ел, № 595 Указы нигезендә, салым түләүчеләрнең шәхси кабул итүен һәм хезмәт күрсәтүләрен туктатып тору турында хәбәр итә.
Бүген район Советының утырышлар залында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, районның коммуналь хезмәтләре җитәкчеләре, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә бүлеге белгечләре чакырылган иде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Район укучылары арасында өстәл теннисын популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, иң көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм 2021-2024 нче елларга Сарман муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны тормышка ашыру буенча чаралар планын үтәү максатыннан 22-23 нче октябрь көннәрендә Сарман гимназиясе спорт залында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси –команда беренчелеге үтте. Уен нәтиҗәләре буенча I урынны Сарман гимназиясе командасы яулады, II урынны Сарман урта мәктәбе командасы, III урынны Мортыштамак мәктәбе командасы алды Шәхси зачетта кызлар арасында I урын Набиуллина Камилә ,II урын Асылгәрәева Ләйсән, III урын Сабирова Рузилә Егетләр арасында I урын Низамов Илназ II урында Ризатдинов Кәрим, III урын Минаев Адель
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 25 октябрь 18 сәгатькә кадәр. 26 октябрь 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 26 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с (Казан шәһәрендә 15 м/с га кадәр) көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил застал Сезне урамда, киңәш итәбез яшеренергә җир асты кичүе яки подъездларда биналар. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
5. Куркыныч тудырырга мөмкин выбитые пыяла, падающие тәрәзәләреннән югары катлар, шулай ук элементлары түбә һәм лепного декора, сорванные ветром. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
6. Барлык тәрәзәләр йорт кирәк тыгыз ябарга, убирать белән балконов һәм лоджий предметлар ала торган төшеп калырга тышкы якта.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Архив фотосы
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
24 нче октябрь көнне авылыбыз, Иске Минзәләбашта бик күркәм вакыйга - "Гаилә" пекарнясе ачылды аны Мөхәммәтҗанов Нияз абыйлар гаиләсе ачты. Шунысы сөендерә, авылыбызда нинди генә эшмәкәрләр юк. Ике гөрләп тора торган кибет янына ипи пешерү үзәге авылга янәдән куаныч өстәде. Табын күрке - икмәк - дип юкка әйтмәгәннәр шул электән үк. Пешергән ризыклары тәмле булып авыл халкын сөендереп торсынэшмәкәрләргә уңышлар, алдагы эшләре дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.
22 октябрь көнне район мәдәният йорты үзешчәннәре “ Шәфкать” социаль – тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Татар композиторлары әсәрләреннән, заманча эстрада җырларыннан һәм берсеннән – берсе матур дәртле биюләрдән төзелгән концерт һәркемгә бик ошады. Үзәктә ял итүчеләр һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
20 октябрь көнне район мәдәният йортында авыл җирлекләрендә яшәүче сәләтле яшүсмерләрнең артистлыкка багышлау бәйгесе узды. “ Пушкин картасы” проекты кысаларында узган бу бәйгедә 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган яшүсмерләр 4 номинациядә чыгыш ясадылар. Бәйгедә барлыгы 260 бала катнашып, җиңүчеләргә лауреат Дипломы һәм Мактау кагазьләре тапшырылды.