ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген 21 июнь көнне 9 нчы сыйныфны тәмамлап, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән укучылар төп урта белем курсы өчен аттестатларга ия булдылар.

2021 нче елның 21 нче июнендә Сарман муниципаль районы Советының зур залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген район Советының утырышлар залында район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


20
июнь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар. 
Район үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар тәненә сихәт ала. Сез бүгенге катлаулы вәзгыятьтә һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач, яхшы кәефе дә, хезмәт уңышлары да, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле. 
Фидакарь хезмәтегез, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем ветеран-табибларга. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен. 
Сезгә һөнәри уңышлар һәм иртәге көнгә ышаныч, үзегезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим.


19
июнь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 18-25 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.


18
июнь, 2021 ел
җомга

18 нче июнь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Джунгли чакыра!" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылыр: төрле бәйгеләрдә катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле булды, барыбызга да бик ошады.

Бүген 18 июнь көнне 9 нчы сыйныфны тәмамлап, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән укучылар төп урта белем курсы өчен аттестатларга ия булдылар.

Урта Кәшер авылында яшәүче Сәүбәнов Касыйм Сәүбән улы парлы картлык кичерә. Бүген аңа 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Бахманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, балалары, оныклары да юбилярга тигез сәламәт гомер, бәрәкәтле тормыш, кадер-хөрмәт теләделәр.

Бүген – 18 июнь көнне район өлкәннәре Даулы болында Сабан туе үткәрделәр. Аларны бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр.

 Өлкәннәр бии-бии йөгерделәр, чират тора-тора җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, гармун суздылар. Ә мәйданда аяк бәйләп, көянтә-чиләк белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерделәр, “ат”та узыштылар, аркан тарттылар, кул көрәштерделәр, күз бәйләп, бәрәңге җыйдылар, шашка уйнадылар. Шулай ук чүлмәкләр ватылды, таяклар сынды... Тагын өр-яңа бер уен – джакколо уйнадылар. Анысын, шаяртып, “бабайлар уены” диделәр.

Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил хастаханәсе коллективын профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International