ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Һәрберебезнең иң якты, чиста һәм изге хатирәләре балачакта. Тирә – юньдәге дөнья зур, могҗизага чын күңелдән ышанып, һәр яңа көнгә сөенеп туя торган вакыт белән бәйле. Бүген без бөтен дөнья балаларын әлеге тылсымлы бәйрәм белән котлыйбыз!

И, балалар, бүген сезнең

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

Бакчабызда үткәрдегез

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

2021 елның 31 маенда Сарман гимназиясенең  актовый залында Сарман хастаханәсе эпидемиологы катнашында педагогик совет үткәрелде. Габдулхакова Л. Т. гимназия хезмәткәрләренә коронавирус инфекциясенә каршы прививкаларның мөһимлеге турында сөйләде.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

31 май көнне үзәк ял паркында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан XII районкүләм “Җырлы балачак илендә” сәләтле балалар бәйгесенең гала-концерты узды. Биредә район үзәге мәктәпләрендә, сәнгать мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүчеләрнең зона турында җиңүчеләр чыгыш ясадылар. Концерт алдыннан ислам фәннәре докторы Галәветдинов Габдрахман Идрис улы үзенең үгет-нәсихәтләрен, изге теләкләрен җиткерде. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы җиңүләре белән котлап, аларга киләчәктә иҗат уңышлары, укуларында уңышлар һәм бәхетле балачак теләде.

30 май көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл җирлекләрендәге яшәүче балаларның “Җырлы балачак илендә” XII районкүләм сәләтле балалар бәйгесенең гала-концерты узды. Сәләтле балаларны барлау, катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, яшь талантларны профессиналь сәхнәгә эзерләү, татар халык көйләрен һәм классик әсәрләрне пропагандалау максатыннан уздырылган бу бәйгедә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче 500 гә якын бала катнашты. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлек бүләкләре Һәм сертификатлар тапшырылды.

Бүген район Советының кече утырышлар залында Сарман авыл җирлеге Советы депутатларының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара акция көне. Ул тәмәке эпидемиясенә һәм аның үлем нәтиҗәләренә глобаль игътибар җәлеп итү өчен 1987 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан билгеләнә. Җәлил икенче санлы мәктәбенең "Форпост" отряды активисты Степанова Русана тартуга карата тискәре караш булдыру һәм сәламәт яшәү рәвеше урнаштыру максатыннан үсеп килүче буын өчен «Тәмәке тарту –сәламәтлеккә зыян салу!»дип аталган  сыйныф сәгате уткәрде.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


30
май, 2021 ел
якшәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирү уза.

Сарман муниципаль районы башлыгы, "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин алдан тавыш бирүдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International