ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2021 ел
шимбә

Иң дулкынландыргыч һәм онытылмас бәйрәм-Соңгы кыңгырау-22 май көнне Сарман гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгырады.Бу һәр кеше тормышында онытылмас,дулкынландыргыч мизгел-мәктәпне тәмамлау.Балачак мәшәкатьсез балачак тәмамланды, алда өлкәннәр, мөстәкыйль тормыш.Бәйрәм кунакларының,гимназия директорының һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарының, котлау сүзләре яңгырады.Гимназияне тәмамлаучыларны котларга Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова И. Р., мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Габидуллин Г. А., "Старт" спорт мәктәбе җитәкчесе Хафизов Ш. М. килделәр.

Петровка Завод урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу тантана календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, аны бөтен Россия билгеләп үтә – бу безнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак бәйрәм.

22 май көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Тантананың төп сәбәпчеләре, әлбәттә инде, тугызынчы сыйныф укучылары булды. Бу көнне алар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларына төп теләкләр – йомгаклау аттестациясенә имтиханнарны уңышлы тапшыру, һөнәр сайлау, туган мәктәпне, үз укытучыларын онытмау, ата-аналарга сакчыл караш, бер-берең белән элемтәдә тору. Беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналар чыгышлары дулкынландыргыч булды. Җавап сүзе белән чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясады. Чәчәкләр, сюрпризлар, бүләкләр күп булды. Һәм, әлбәттә, прощальные күз яшьләре иде. Олы яшьтәге балаларыбыз балачак белән саубуллашты. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Ә калган укучылар өчен көтеп алынган җәйге каникуллар башлана

Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!

Чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Соңгы кыңгырау бәйрәме ел да кабатланса да, һәр чыгарылыш өчен ул бердәнбер, кабатланмас, матур һәм кадерле мизгел.

Укучыларның күбесе өчен ул җәйге каникуллар башлануы белән истәлекле. Ә чыгарылыш сыйныфы укучылары - 9-нчы, 11-нчеләр өчен - бу аеруча тантаналы бәйрәм.

         Сез укытучыларыгыз, дусларыгыз, классташларыгыз белән саубуллашасыз. Соңгы кыңгырау сезне яңа, зур тормыш юлына чакыра. Мәктәптә алган белемнәрегез барлык планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип ышанам.

         Алга таба кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга ирешсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрне онытмагыз. Районыбыз, республикабыз, илебезнең хөрмәтле һәм лаеклы гражданнары булыгыз. Имтиханнар биргәндә сезгә уңыш юлдаш булсын.

         Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Балалар үстерү һәм аларга лаеклы тәрбия бирү – олы һәм мактаулы хезмәт. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

         Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Уңышлар, бәхетле, шатлыклы тормыш телим!

Саф һавада уеннар!


21
май, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында эш сәфәрендә булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районы, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башланганчы тематик «түгәрәк өстәлләр» узды, аларда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Утырышта әлеге фикер алышуларның нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 

Консультация-кисәтү турында интенсивности

метеорологик күренешләр

18 сәгатьтән. 21 май 18 сәгатькә кадәр. 22 май 2021 ел.

Китапханәдә урнашкан музей бүлмәсенә экскурсия

Бүген районда ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2021»Спартакиадасы уза. Ярышларда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары вәкилләре катнаша.

Идел буе федераль округының «іВолга» (алга таба – Форум) Яшьләр форумының гаризалар кабул итү кампаниясе 2021 елның 25 маена кадәр дәвам итә.
Форум 2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International