ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Әдәби-музыкаль кичә: «Туган телем-Тукай теле»

26 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукай ның тууына 135 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасында 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дигән чара үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар, китапханәче катнашты. Лукина В.П. укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде, викторина оештырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Д.Р. 2021 елда Г.Тукай исемендәге Дэүләт бүләгенә дәгва кылучылар исемлеге, алар турында мәгълүмат белән таныштырды. Әлеге чара туган телгә, бөек шагыйрь иҗатына мәхәббәт, укучыларны әдәби китаплар укуга күбрәк тарту максатыннан үткәрелде. Соңыннан презентация күрсәтелде, «Туган тел» җыры башкарылды. Чара кызыклы да, файдалы да булды.

 29 апрель көнне “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” дигән Бөтенроссия тарихи диктант үткәреләчәк. Ул Бөек Ватан сугышы темасына багышланачак.  Безнең районда диктант язу Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә 14.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Диктант язуда мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, барлык теләгән кеше катнаша ала.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Карашай-Саклау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре башланды

26 нчы апрель көнне 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасында "Туган телем-минем байлыгым" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә Хабилова Рушания Әнәс кызы катнашты һәм "Актерлык осталыгы"номинациясендә җиңүче булды. 

26 нчы апрель көнне бистәбезнең мәдәният йорты каршында татар халкының бөек шагыйре-Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан шигырь бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә гимназия укучылары да актив катнаштылар: шагыйрьнең шигырьләрен һәм Г. Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкият геройлары булып чыгыш ясадылар. Су анасы, Шүрәле һәм Былтырның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Җәлил беренче санлы гомумбелем бирү мәктәбендә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру буенча республика грантлар бәйгесе узды. Экспертлар комиссиясен Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев җитәкләде. Экспертлар карамагына алты проект тәкъдим ителде. Яшьләр белән очрашуда Россия студентлар отрядларының Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Якупов, ТР Яшьләр эше министрлыгының “Яшьләргә эш” проекты кураторы Таһир Нургалиев катнаштылар. 


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

26 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

Башлангыч сыйныфларда “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” исемле чара узды.  Бүген бар дөнья бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнне билгеләп үтә. Быел шагыйрьнең  тууына 135 ел. Олуг шагыйрь бүген дә безнең арабызда кебек.  Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.  

Бүген Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Асхия Мортаза кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
 Асхия апа тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән. Сугыш башлануга, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Соңрак урман кисә, торф чыгарырга бара. Ялгызы өч баланы аякка бастыра, күп еллар иренең әнисен тәрбияли, кадерләп соңгы юлга озата.
 Асхия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны юбилее белән “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International