1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2021»республика акциясе старт алды. Иске Минзәләбаш мәктәбе акциядә актив катнаша. Укучылар үзләренең укытучылары белән бергә мәктәп һәм обелиск территориясен җыештырдылар.
Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле һәм шатлыклы. 16 нчы апрель көнне Сарманда узган сәләтле балалар слетында мәктәп укучыларының олимпиадаларына йомгак ясалды. Икенче ел рәттән Җәлилнең 1нче мәктәбе лидер булды, балалар һәм педагоглар эшләде, һәм менә ул лаеклы рәвештә беренче урынны алды. Алга яңа җиңүләргә һәм казанышларга!!!
2021 елның 19 апрелендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының җиденче утырышы булып узды, аны район Советы Рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бу атна (12.04-17.04) экологик өмәләре белән истә калды.
Соңгы елларда илебездә хәйрия акцияләре арта бара. Шундый чараларның берсе - «Язгы игелек атнасы»Бөтенроссия акциясе. Аның максаты-социаль проблемаларны хәл итүнең һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрүнең мөһим ысулы буларак иреклелек хәрәкәтен үстерү, җәмгыятьне берләштерү, үсеп килүче буында толерантлык һәм мәрхәмәт тәрбияләү. Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең "Форпост" отряды активистлары акциягә кушылдылар һәм урманны җыештыруда катнаштылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 19 апрелендә 5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү турында метеорологик күренеш
сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 18 апрель 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 апрелендә көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Россия Президенты Грантына ия булган "И пусть поколения знают" проекты кысаларында Җәлил поселок китапханәсендә "Ветераннар тормышында иң матур мизгелләр" исемле фотокүргәзмә узды. Бу чарада икенче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Күргәзмәдә китапханә, Хезмәт Даны музее һәм ветераннарның шәхси архивыннан фотолар кулланылды. Күргәзмә белән танышырга теләүче һәркемне китапханәгә чакырабыз.
17 апрель көнне Сарман гимназиясендә 9нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә БДИ һәм ТДИ имтиханнарын биреп карадылар
Ләшәү-Тамак мәктәбенә Экология һәм Табигый Ресурслар Министрлыгыннан күчмә мобиль машина килде. Экологлар укучылар белән әңгәмә кордылар үзләренең эш тәртипләре белән таныштырдылар.