ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе
«Татар малае, татар кызы – 2021» зона конкурсы яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, 5-7 яшьлек балалар арасында туган телгә тарту максатыннан үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ярыш Җәлил бистәсенең 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында читтән торып үткәрелде. Анда Сарман, Мөслим һәм Әлмәт районнары белем бирү учреждениеләреннән 41 бала катнашты. Конкурсантларны әзерләүдә балалар бакчасы педагоглары да, ата-аналар да катнашты. Конкурс материаллары видеороликлар рәвешендә тәкъдим ителде. Һәр конкурсант ике конкурс биреме тәкъдим итте. Барысы да танышудан һәм гаиләсе турында кечкенә генә сөйләүдән башланды. Икенче биремдә балалар үзләренең иҗади осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр, туган телдә җырлар башкардылар, биеделәр. Мәгариф бүлеге вәкилләре кергән компетентлы жюри конкурсантларның чыгышларына, иҗади якын килүләренә яхшы бәя бирделәр һәм балаларны әзерләгән педагогларга, ата-аналарга рәхмәт белдерделәр. Жюри әгъзалары балаларның туган телне белүләрен һәм конкурс номерларын әзерләү дәрәҗәсен югары бәяләделәр. Шулай итеп, «Татар малае - 2021» бәйгесендә җиңүчеләр дип Җәлил бистәсенең 5 нче «Әкият» һәм «Татар кызы - 2021» балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Азат, 4 нче «Кызыл Калфак»балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәйхулова Азалия танылды. 15 катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Үз тәрбияләнүчеләрен конкурска әзерләгән педагогларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
2021 нче елның 20 нче апрелендә Җәлил бистәсенең 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган тел һәм татар теленә өйрәтү буенча база мәйданчыгы утырышы узды. Әлеге чарада безнең районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар теле тәрбиячеләре катнашты. 4 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре «Туган телне һәм татар телен көн тәртибендә өйрәтү" темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, чарада катнашучыларга ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Чара «Татар малае, татар кызы – 2021» зона конкурсына йомгак ясау, катнашучыларның фикерләре белән уртаклашу һәм балалар бакчасы коллективы адресына изге теләкләр теләү белән тәмамланды.

2021 елның 20 апрелендә Сарман районына эш визиты белән «Почта Банк» АҖ вәкилләре килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Сарман муниципаль районы халкына финанс хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән социаль-икътисадый проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов районда язгы кыр эшләренең торышы белән таныштылар, чәчүнең беренче биш көнендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларны бүләкләделәр, Тырмалау, күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру, аларга уңышлар теләделәр.

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча өмәләр узды

17 апрельдә Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ГАҖнең "сәләтле балалар" хәйрия фонды ярдәме белән 18 төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучысы Миннәхмәтова Илсина актив катнашты һәм  бүләкләр белән бүләкләнде, җитәкчеләр Ягудина З. Ф., Асадуллина А. М.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

19 апрель көнне ил буенча 1941-1945 елларында фашист концлагерьларында җәфа чиккән ватандашларыбызны искә алуга багышланган чаралар үткәрелде.

Өмә-коллективны берләштерүче традиция. Санитар-экологик икеайлык кысаларында 3 нче «Аленушка» балалар бакчасы коллективы территорияне җыештырырга чыкты.

2021 елның 19 апрелендә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, чәчәкләр тапшырды .

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина үзәкнең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

Чарага халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ветераннары Зөлфия Сафина, Гамбәрия Вәлиева, Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова чакырылган иде.

2021 елның 16 апрелендә район мәдәният йортында Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты булып узды, аның кысаларында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2021»эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында җиңүчеләрне, дипломантларны бүләкләү тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International