14 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа алымнар» темасы астында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте. 2021 ел- Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мөгаллимнәр ачык дәрес, осталык дәресләре карадылар, республика күләмендә туган тел һәм әдәбият дәресләренә кагылган яңалыклар хакында фикер алыштылар. Мәктәптә эшләп килүче музей эшчәнлеге белән таныштылар. РМО җитәкчесе тагын бер тапкыр осталык дәресләренә карата таләпләргә тукталды. РМО утырышы кызыклы, файдалы булды, тыгыз эш шартларында үтте.
Безнең бакчабызда янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядының Зур Нөркәй авылын саклау буенча пост җитәкчесе Миннуллин Рамиль Рәис улы булып китте.
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә уен технологияләрен куллану " темасы буенча Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары - логопедларының база мәйданчыгы утырышы.
15 апрель көнне Сарман муниципаль районының Ләке авылында реконструкциядән соң янгын җиһазларын карап тоту пунктын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Салимгараева Лилия Әкрам кызы "2021 нче ел логотибы" значоклары ясау буенча педагоглар белән мастер-класс үткәрде.
Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә өмәләр-теләсә кайсы коллективны берләштерүче күркәм традиция. Мәсәлән, 14.04.20021 елгы коллектив "Батыр" спорт комплексы территориясенә аның язгы күренеше өчен өмәгә чыкты.
Узган елларда “Әлмәт урта мәктәбе " директоры вазыйфасын башкарган Фәттахов Рәҗәб Сабирҗан улы.М. Рәмзигә 15 апрельдә 70 яшь тулды.
14 апель көнне Сарман гимназиясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында муниципаль конкурс булды.Конкурс отрядларның эшчәнлеген презентацияләү, эш проектын тапшыру һәм хәрби әзерлек смотры этапларына бүленде.Конкурс нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясе отряды 1 нче урынны яулады.