«Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен, шул исәптән социаль контракт нигезендә дә, күрсәтү турында» 2014 елның 2 сентябрендәге 635 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү каралган.
26нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Без барын да булдырабыз!" XIV республика бәйгесе узды. Бу чараны Яр Чаллы шәһәренең "Балалар мәрхәмәтлелек ордены" бүлеге оештырды. Бәйге укучылар өчен үзенчәлекле юл күрсәткече булып тора, аларның алга таба үсешенә ярдәм итә. Конкурс күпләр өчен музыкаль иҗатка старт мәйданчыгы да. Җәлил гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Данил Алкаев бу бәйгедә 1 нче урынны яулады. Аны жиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
2021 елның 30 мартыннан
2021 елның 29 март 18 сәгатьтән 30 март 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.Явым-төшемсез.Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил..-9°, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -10..-15°. Көндез максималь һава температурасы +5..+8°. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
26-28 март көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә ТР офис тренерлары-укытучылары Әхмәтшин М.х., Королев Н. Ф. һәм Хәйруллин Ф. Т. истәлегенә багышланган бокс буенча 9 ачык турнир булып узды.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, музей хезмәткәрләре Сарман аграр көллияте студентлары өчен “Социалистик Хезмәт Герое Д.Р.Әхмәтов” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә Д.Р.Әхмәтовның балачагы, мәктәп еллары, күпләргә үрнәк булырлык хезмәт юлына багышланган иде. Әңгәмә китап күргәзмәсе һәм презентация белән тулыландырылды.
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда купсанлы конкурслар үткәрелә. Безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да бу конкурсларда актив катнашалар. Педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашында “Милли калорит” районкүләм иҗади конкурсы үткәрелә.
Безнең мәктәп укучылары Азалак мәдәният йортында Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, авылдашыбыз Габдрахманов Әбүзәр Рәүф улы белән очрашуда катнашты.
Язгы каникуллар вакытында 28 мартта Биектау муниципаль районында самбо буенча ачык ярышлар узды, анда Айзат Фирдәвис улы шәкертләре команда буенча беренче урынны яуладылар. Менә безнең җиңүчеләр, Сарман гимназиясе укучылары: Харисов Дауд-1 урын, Җәлилов Абдуллах-1 урын, Габдрахманов Каюм-1 урын, Шәехов Азамат-1 урын, Галәветдинов Нурислам-2 урын, Гыйльфанов Илһам-2 урын, Исламов Инсаф-2 урын, Габдрахманов Ризван-2 урын, Хожин Азамат-3 урын, Миннебаев Кәрим-3 урын
Сарман гимназиясе укучылары, үз тренеры Ганиев Илсур Җәүдәт улы җитәкчелегендә, район җыелма командасы составында, Әлмәт шәһәрендә мини-футбол буенча беренчелектә 2 нче урынны яуладылар. 7а сыйныф укучысы Шакиров Айрат матчның иң яхшы уенчысы булды, ә 5 сыйныф укучысы Сәлахов Вилдан иң яхшы һөҗүмче дип танылды.