Саф һавада Гимнастика балаларны сәламәтләндерүдә, чыныктыруда һәм тәрбияләүдә төп чара булып тора. Сабыйларда йокы булмый, күңел күтәренкелеге туа, эмоциональ күтәрелеш башлана, сәламәтлекне ныгытып, хәрәкәт активлыгы активлаша.
Зурлар төркеме балалары Россия көненә багышлап әңгәмә үткәрделәр. Дәүәэт символлары: флаг,герб,гимн нәрсә аңлатканын,кайда һәм ничек кулланырга кирәклеген, Россия дәүләтендә төрле милләтләр яшәгәне турында сөйләштеләр. Нәтиҗә ясап Россия флагын кисеп ябыштырдылар.
1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында балалар "Россия көнен" билгеләп үттеләр.
Күтәмәле мәктәп яны лагере балалары Сарман авылының "Кара-каршы" чишмәсенә поход ясадылар. Аларга чишмә суының кайдан алынуын, аның ни өчен файдалы булуын һәм чишмәләрне ни өчен сакларга кирәклеге кызыксындырды. Күзәтүләр урынында: балалар тынлыкка таң калдылар, су чылтыравы һәм кошлар сайравын тыңладылар. Балалар чиста һәм салкын чишмә суын эчеп карадылар. Мондый походлар нәтиҗәсендә балалар табигать белән аралашудан ләззәт алалар, алган белемнәрен практикада ныгыталар, әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплырак карый башлыйлар.
Бүген алар туган авыллары буйлап экскурсиягә киттеләр.
Көн, 10 июнь көнне, мәктәп яны «Кояшкай» лагеренда бик тантаналы башланды! Бу көн тулысынча иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көненә әзерләнүгә багышланган иде! ❤️
Бүгенге көн мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда флаглар күтәрүдән һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды🎶 тәмле иртәнге аштан соң безнең балалар бергәләп бакчага чыктылар. Анда алар, киләчәк уңышны кайгыртып, түтәлләрне бик тырышып утадылар һәм үсемлекләргә су сиптеләр. Молод Молодцы, "Кайнар йөрәкләр"! Чын хезмәт ияләре!
Иске Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте.
Авыл җирлеклэре арасында узган V Спартакиадада жиңгэн яшьлэребезне Иске Кәшер авыл Сабантуенда зурладылар