ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

"Җәлил гимназиясе"нең һәм Яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы Әлмәттә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясады.

7 нче апрель көнне «Җәлил гимназиясе» ндә базасында Сарман районы математика укытучыларының методик берләшмәсе семинары булды. Чарада район мәгариф учреждениеләреннән математика укытуның сыйфатын күтәрү һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынучы педагоглар катнашты.

осмонавтика көне алдыннан «Җәлил 1 нче урта мәктәбе» МББУда директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары белән берлектә Россия Орлятлары 🪽өчен мавыктыргыч осталык дәресе оештырды. Балалар чын космик сәяхәткә юл алды!

7 нче апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, МБГББУ «Җәлил гимназиясе»ндә укытучылар өчен махсус оештырылган гадәти булмаган чара — иртәнге зарядка үткәрелде.


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

7 нче апрель көнне 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Барыбыз өчен дә сәламәтлек! " девизы астында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Көн дәвамында балалар белән спорт уеннары, эстафеталар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелде. Бу чара балаларда  сәламәт булып үсәргә теләк тәрбияли.

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Төп акцент-гражданнарны даими физик активлыкка җәлеп итү аша йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау. Сәламәтлек көненә ярдәм йөзеннән безнең балалар бакчасында производство спорт зарядкасы узды! Даими үткәрергә дигән карар кабул ителде! "Сәламәт тәндә-сәламәт рух!"

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, көнчыгыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚. Көндез максималь температура +10..+12, урыны белән +17.

1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 10000 адым ясадылар.

Бүген 7 апрель - бала көткән хатын-кызлар бәйрәме. Бөтенроссия йөкле хатыннар көне кысаларында Сарман үзәк район хастаханәсендә «ана булу шатлыгы»дигән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада йөкле хатын-кызлар, табиблар, «Сарман МР «МТЗ һәм СЗ» Шәфкать» үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, ЗАГС бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, ТР буенча РФ Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлеге вәкилләре катнашты. Булачак әниләр сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр тыңладылар, табиблардан консультацияләр алдылар, психологик тренингларда катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштылар, шулай ук әниләргә яңа туган балаларны теркәүнең барлык нечкәлекләре аңлатылды. Тыныч һәм уңайлы шартларда кызыксындырган мәсьәләләр каралды, очрашу үзара файдалы булды. Сезгә һәм балаларыгызга сәламәтлек телибез!

«Сарман» кинотеатрында бөек татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейларына багышланган чара узды. Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге күренекле авторларның иҗаты белән таныштылар. Яраткан шагыйрьләр әсәрләре мотивлары буенча булдырылган мультфильмнар күрсәтелде. Чара бик күңелле һәм җылы узды, балаларның мәдәни белемнәрен үстерүгә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International