ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

«Сарман» кинотеатрында табиб-инфекционист Саликова Зөлфия Раил кызы һәм врач-эпидемиолог Вахитов Илүс Марс улы белән очрашу булды. Чара халыкка ВИЧ-инфекция турында белем бирү һәм агарту, шулай ук әлеге авырудан интегүче яисә хәвеф-хәтәр төркемендә булган кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү максатында оештырылды. Алар ВИЧ-инфекциянең эпидемиологиясе, этиологиясе һәм аны профилактикалау ысуллары турында сөйләделәр. ВИЧ-инфекция кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) аркасында килеп чыга һәм кан аша, җенси контакт аша, шулай ук йөклелек, бала табу яки имезү вакытында анадан балага күчә, дигән мәгълүмат белән уртаклаштылар. Кирәкле консультация һәм дәвалау алу өчен ВИЧка даими тест үткәрүнең һәм табиб-инфекционистка баруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Ул барлык тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвеше алып баруга омтылуда берләштерде. Кече группадагы нәниләр «Сәламәт иртә» акциясенә бик сөенеп кушылдылар. Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар ритмик музыка астында «Күңелле физзарядка» флешмобында катнаштылар, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга кечкенәдән үк сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Мондый бәйрәмнәр безнең балалар бакчасында күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз. Һәр көн шатлык һәм сәламәтлек белән тулы булсын дигән теләктә калабыз!

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында гаилә командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үткәрелә. Фестиваль 2026 елның 26 апрелендә «СИБУР Арена НК» МСК базасында (Түбән Кама шәһәре, СУЗ кварталы, Җиңүнең 30 еллыгы ур., 5б йорт) узачак. Фестивальдә катнашуга гаризалар 2026 елның 21 апреленә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: gto.nmr@mail. Үткәрү сораулары буенча +79377726699 (Абзалова Гүзәл Радик кызы) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә. Кушымта: положение на 11 л.

Фестиваль-конкурс 1994 елдан, ә халыкара статуста – 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Бу чорда фестиваль-конкурста 100 меңнән артык кеше катнашты. 2026 елның мартыннан майга кадәр фестиваль-конкурсның сайлап алу этабы планлаштырылган. 2026 елның 17 июненнән 20 июньгә кадәр төп чаралар Мәскәү шәһәрендә узачак. Элемтә өчен: «Роспатриотцентр» ФДБУнең патриотик тәрбияне гамәлгә ашыру идарәсенең проектларны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Тулунов Валерий Борисович, тел.: (499) 967-86-70 (доб. 7057), эл. почта: vtulunov@rospatriotcentr.ru. Кушымта: 1 л. га 1 экз

Шушы көннәрдә «Җәлил гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 7 нчеА сыйныфы укучылары традицион «Чиста яр» экологик акциясенең актив катнашучылары .

Банк кешбэгы-банк лояльлек программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар. Мондый керем салым салына торган дип танылмый һәм НДФЛдан азат ителгән. Кешбэк алынган ситуацияләр искәрмә булып тора: гавами оферта кысаларында түгел; хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында; хезмәт күрсәтү (эшләр башкару, товарлар китерү) өчен түләү сыйфатында.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, счетлар буенча операцияләрне туктатып тору керем алганда 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешле барлык физик затларга кагылмый. Тапшырылмаган декларация өчен операцияләрне туктатып тору керемнәре эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга бәйле булган оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, нотариусларга, адвокатларга, хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затларга гына кагыла.

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман авылында «тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Анда катнашучылар төзек рәтләр белән Ленин урамы буйлап бардылар, үзәк ял паркында түгәрәк ясадылар. Чараның девизы " һәр адым – Сәламәтлеккә юл!"Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын яңгыр да куркытмады.

6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. "Татарстанлылар һәрвакыт социаль учреждениеләр адресына вакытлы матбугатка хәйрия язылу ясый алалар. Балалар йортын, хосписны, интернатны, картлар йортын һәм кирәкле басмаларны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук Россия Почтасы сайтында «Игелек агачы»программасы бүлегендә сайларга мөмкин. Мондый язылуны шулай ук ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин», — дип искәртте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

«Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә энергия һәм позитив белән тулыланалар! Без иртәне «Беренчеләр зарядкасы» белән башлыйбыз – ул уянырга, көч алырга һәм нәтиҗәле көнгә көйләнергә ярдәм итүче дәртле һәм күңелле күнегү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International