«Экояз- 2025» экологик бәйгенең йомгаклау атнасы тәмамланды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Яңа Имән авыл җирлегендә Санитар-экоголик икеайлык дәвам итә
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә белем алу балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә, төп белем бирү эшчәнлегендә алган белемнәрен, күнекмәләрен тирәнәйтергә, киңәйтергә һәм практик кулланырга мөмкинлек бирә.
“Аленушка” балалар бакчасында "Игелек тартмасы" акциясе узды. Бакчадагы экокоманда җыйган песи һәм этләр өчен азыкларны “Лапки-царапки” йорт хайваннарына ярдәм күрсәтү төркеменә тапшырдылар. Бу игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! Без кечкенә ярдәмчеләребез белән горурланабыз!
2025 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. «Яшүсмер-2025»ведомствоара операциясе кысаларында эш төркеме, чаралар планы әзерләнде һәм расланды.
19-23 май көннәрендә 1 нче санлы Җәлил мәктәбендә укытучы-оештыручы ОБЗОР Асадуллина җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф егетләре өчен хәрби-патриотик юнәлештәге уку җыеннары узды.
Бу чарага башлангыч хәрби әзерлек дәресләре комплекслары кертелде: Строй күнегүләре, физик әзерлек, тактика һәм корал белән эш итәргә өйрәтү дәресләре, медицина әзерлеге, радиоцион, химик һәм биологик яклау.
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Титова Ксения "Зоокайгырту" экологик акциясенә кушыла.
#ЭкоЯз2025
22 нче майда "Җәлил гимназиясе"ндә гомуми мәктәп линейкасы узды, анда узып баручы уку елына йомгак ясалды.