ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

5 нче МБББУ «Әкият» өлкән группасында тәрбияләнүче Газизова Ралина « Чиста су»акциясендә катнаша.

Укучыларыбыз "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган конкурста җиңүче дипломнарын алды. Г.Тукай шигырьләрен бик тырышып һәм бик яхшы итеп сөйләгәне өчен Степанова Амилэ һәм Малаев Билалны чын күңелдән котлыйбыз.Укучыларыбыз "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган конкурста җиңүче дипломнарын алды. Г.Тукай шигырьләрен бик тырышып һәм бик яхшы итеп сөйләгәне өчен Степанова Амилэ һәм Малаев Билалны чын күңелдән котлыйбыз.

Санитар-экоголик икеайлык кысаларында Яңа Имән авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә.

Бүген Сарман авылында Юнысов Ренат Нух улы белән хушлашу чарасы узды. Юнысов Ренат Нух улы 1967 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Дусым авылында туа.

1973-1984 елларда Ләшәү Тамак урта мәктәбендә укый.

1984-1985 елларда Әлмәт ДОСААФында укый.

1985-1987 елларда Украина территориясендәге Котовск шәһәрендә Кораллы Көчләр сафларында срочная хезмәт үтә.

1988-1990 елларда Әлмәт сәүдә техникумында укый.

1990-1996 елларда Сарман районы кулланучылар җәмгыятендә эшли.

1996-2012 елларда-Сарман районы эчке эшләр бүлегендә.

2012 елдан-отставкада.

2014 елдан 2025 елның апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «БОЛГАРПИВО» оешмасында сакчы булып эшләгән.

Махсус хәрби операция зонасына контракт буенча 14.04.2025 елда киткән.

Мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге өлкән атучысы кече сержант Юнысов Ренат Нухович 02.05.2025 елда «СЛАВЯНОСЕРБСК үзәк район хастаханәсе» ндә Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә вафат булды. Үлем хәрби хезмәтне үтәү чорында, хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле рәвештә була.

Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

22 май көнне 1 нче санлы Җәлил мәктәбендә башлангыч мәктәп укучылары өчен күңелгә үтеп керерлек һәм шатлыклы чыгарылыш бәйрәме булды. Дүртенче сыйныф укучылары, мәктәп тормышының яңа битен ачып, беренче дәреслекләр, күңелле тәнәфесләр һәм яхшы укытучылар белән саубуллаштылар.

Санитар - экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2025" конкурсы кысаларында мәктәпкәчә төркем хезмәткәрләре  Яңа Имән авылы чишмәсе территориясен җыештыруда катнаштылар. Табигый чыганакларыбызның чисталыгын һәм матурлыгын саклауга үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Безнең балалар бакчасында йомгаклау педагогик советы узды, анда педагогик коллективның узган уку елына йомгаклары ясалды. «Безнең горурланырлык һәм омтылырлык нәрсәләребез бар " - нәкъ менә бу сүзләр безнең йомгаклау педсоветының девизы булды. Педагогик совет барышында педагоглар башкарылган эшләр турында иҗади хисаплар тапшырдылар, шулай ук җәйге чорда балаларның сәламәтлеген ныгытуга, балаларның физик, социаль-шәхес, танып белү-сөйләм һәм сәнгати-эстетик үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән җәйге савыктыру эше планы каралды һәм расланды. Балалар гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итә торган шартларга, авыруларны һәм җәрәхәтләнүләрне кисәтүгә аерым игътибар бирелде.

21 нче май көнне "Җәлил гимназиясе" ндә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле булды. 

Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр. Урыннар түбәндәгечә бүленде: үзебезнең тракторларга 1. Мөдәрис Дәүләтбаев («Нөркәй» АФ) 2. Юрий Самарин («Сарман» АФ) 3. Илфат Мөхлисуллин («Сарман» АФ) чит ил тракторлары буенча 1. Рәфыйк Фәйзрахманов («Җәлил» АФ) 2. Рәсим Сәлахов («Сарман» АФ) 3. Павел Иванов («Җәлил» АФ) сабан культуралары чәчү буенча 1. Раил Миңнемөхәммәтов («Нөркәй» АФ) 2. Булат Исхаков («Нөркәй» АФ) 3. Рәмис Гыйбадуллин («Нөркәй» АФ) шикәр чөгендере чәчү буенча 1. Тәлгать Ибраһимов («Нөркәй» АФ) 2. Фәнүс Фәрәхетдинов («Җәлил» АФ) 3. Зөфәр Гыймадиев ("Җәлил" АФ)

«Безнең яңа укытучыбыз» гранты югары яки урта һөнәри белемле, педагогик стажы өч елдан артмаган 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган белгечләргә исәпләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International