ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2025 ел
сишәмбе

Сарайлы мәктәбе укучылары регионара «Аулак өй-көрәш» бәйгесенең зона этабында катнашып «Милли традицияләрне саклаучы» команда булды.

«Лилия» балалар  бакчасы «Аулак өй – көрәш» төбәкара  бәйгедә катнашты.

19 май - Россия балалар иҗтимагый оешмалары көне.

19 майда СССРда пионерлар хәрәкәте бәйрәме - Көн рәсми рәвештә билгеләп үтелде
пионерлар.

Бу көнне иң яхшы укучыларны пионерларга кабул иттеләр, һәр сыйныфның уку һәм иҗтимагый тормышына йомгак ясадылар, иң яхшы пионер отрядларын игълан иттеләр һәм дәртләндерделәр. Ә кичен зур ут янында гитара астында пионер, патриотик, хәрби һәм туристик җырлар җырланды.

"Үзгәреш җиле" һава еланнары фестивале.

"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Р.А. Хусаинова җитәкчелегендә "Үзгәреш җиле" һава еланнары фестивале оештырылды.
Мәктәп укучылары ата-аналары һәм педагоглары ясаган еланнарны күпләп җибәрделәр.

Бүгенге бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтләрендә катнашучыларның дуслыгын, балалар һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын символлаштыра.

"М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 3 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә Сарманда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсия Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

2а һәм 2б сыйныф укучылары бүген Җәлил музыка мәктәбендә халык уен кораллары ансамбленең хисап концертында кунакта булдылар .

19 май көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. 

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, халкыбызның милли традицияләрен яшь буынга да җиткерү, гореф-гадәтләр аша туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту максатыннан төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе бүген Сарман гимназиясендә "Аулак-өй көрәш" исеме астында узды.Сарман авылының дүрт балалар бакчасы әлеге төбәк-ара бәйгесендә  көч сынашты. Командалар үзләре белән таныштырдылар, Г.Тукай әсәрләреннән  алынган рәсемнәрне пазл  итеп төзеделәр, йола күренеше сәхнәләштерделәр, «Йөзек салыш» уенының биремнәрен үтәделәр.  “Сандугач” балалар бакчасының “”Өмәчеләр” командасы жюри әгъзаларына бик тә эчтәлекле, күңелле “Орчык өмәсен” күрсәтте. Бәйгене йомгаклап ,барлык бакча балалары бергә «Туган тел» җырын башкардылар. Барлык биремнәрне уңышлы гына үтәп чыгып,  “Сандугач” балалар бакчасы “Милли мирасны саклаучылар” номинациясендә җиңү яуладылар.

 

Бүген Сарман гимназиясендә Регионара «Аулак өй-көрәш» бәйгесенең зона этабы узды. Проект «Бөтендонья татар конгрессы» төбәкара ижтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектның житәкчесе ТР журналистлар берлеге әгьзасы С.М.Жиһаншина балаларга төрле сынаулар әзерләгән, шуна карамастан зурлар төркеме барысында җиренә җиткереп бәйгелэрне җинеп чыктылар. Һәм «Иң театраль команда» номинациясенә лаек булдылар. Зурлар төркемен әзерләгән тәрбиячеләр: Гайсина В.А., Миннуллина Р.К, музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф.га, булышкан эти-энилэргэ зур рәхмәтләребезне җиткерәбез .

20 нче май көнне Мөхәметшиннар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авылдашлары тәбрикләделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

 

"Мәгариф флагманнары" проектында «Медиа " конкурс трегына гаризалар кабул итү ачылды һәм трек буенча белем бирү курсы башланды «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «мәгариф флагманнары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Медиа»конкурс трегын эшләтеп җибәрде. 2025 елда проектның мөһим бурычлары булып педагоглар арасыннан җәмәгатьчелек фикере лидерларын формалаштыру, шулай ук студентларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең медиаграмоталылыгын арттыру тора. 2025 елның 5 маенда теркәлгән катнашучылар өчен түбәндәге белем бирү курсы ачылды:

• вебинарлар,

• конспектлар,

• гамәли биремнәр,

• үзара эшчәнлекнең төрле форматлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International