20 нче май көнне Сарман гимназиясендә “Аулак өй – көрәш” әдәби бәйгенең зона ярышы узды
Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
8 атна "Чистая Вода".
Балалар белән берлектә Минзәлә елгасының яр буен чистарттык.
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД
Бүген без «Нить Ариадны» проекты кысаларында чираттагы чарага килгән Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе укучыларын кабул иттек. Әлеге уникаль проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Проект балаларга кулларының вак моторикасын, иҗади сәләтләрен үстерергә, аларның талантларының яңа якларын ачарга ярдәм итә, балаларның социаль адаптациясендә мөһим роль уйный. Эш барышында балалалар аралашу күнекмәләрен үстерә, араларындагы дуслыкны ныгыта һәм һәр катнашучының шәхси үсеше перспективалары ачыла..
Проектны гамәлгә ашыруда катнашкан партнерларыбызга һәм әти-әниләргә рәхмәтлебез!
Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе Башлыгы Олег Валентинович Юрьев белән очрашты.
"Аулак өй - көрәш" регионара бәйгесенең зона этабында 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы «Музыкаль команда» номинациясендә җиңүче булды.
20 нче май көнне "Җәлил гимназиясе" ндә мәктәп ата-аналар җыелышы булып узды. Чарага барлык сыйныф укучыларының ата-аналары, предмет укытучылары һәм мәктәп администрациясе вәкилләре җыелды. Балалар иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп, заманның түбәндәге актуаль проблемалары җентекләп яктыртылды:
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Степанова Амиля "Батарейка җыю" акциясендә генә түгел, "Зоокайгырту" экологик акциясенә дә кушылды.
#ЭкоЯз2025
Хезмәт - мәктәпкәчә яшьтән башлап иң мөһим тәрбия чарасы. Урта төркемдә тәрбияләнүчеләр белән бергәләп чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән чистарттылар.
"Бакчада матурлык күбрәк булсын өчен, без чәчәкләр утырттык!" 🌹🌺🌱
Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тою балачактан башлана. Һәр баланың үз тирәсендә матурлыкны күрүе, аны тудыруы һәм саклавы бик мөһим.
Язгы җылы көннәр җитү белән балалар бакчасының чәчәк түтәлләрен бизәргә вакыт җитте. Бүген балалар тәрбиячеләр белән бергә үсемлекләрне алдан әзерләнгән туфракка утырттылар. Балалар агач утырту һәм чәчәкләрне карау системасы турында күп кенә яңалыклар белделәр, клумба гармонияле рәвештә булсын өчен иң туры килә торган урыннарны сайларга ярдәм иттеләр. Чәчәкләр - ул матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше дә, аны сакларга, арттырырга кирәк булуын үзләштерделәр.
Хәтфиләр, әтәчләр, петуниялар - бу һәм башка якты чәчәкләр хәзер безнең бакча хуҗаларын һәм кунакларны каршы ала.
🌱🌱🌱
#экояз