ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

«Ышанам — ышанмыйм» интеллектуальная уены Бөтенроссия «Сәламәтлегеңне ныгыт» акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә.

6 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан, 3 в сыйныфы укучылары өчен директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә «Ышанам — ышанмыйм» дигән мавыктыргыч интеллектуаль уен үз ишекләрен ачты.


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә 5 нче сыйныф укучылары арасында традицион тикшеренү проектларын яклау булды. Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга аерым игътибар бирелде.

6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"нең "Беренчеләр хәрәкәте" балалар оешмасы катнашучылары 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Чара Халыкара сәламәтлек көненә багышланган иде һәм кечкенәләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча зур программаның бер өлеше булды.

Аязучан болытлы һава. Кечкенә, төнлә урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚. Көндез максималь температура +14..+18˚.

6 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә Космонавтика көненә багышланган тематик класс сәгатьләре үтте. Укучылар космосны үзләштерү тарихы, илебез космонавтикасы үсешенең төп этаплары һәм Юрий Гагаринның беренче очышы турында белделәр.

4 апрель көнне Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре арасында шахмат буенча VI Спартакиада узды.

Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең VI Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларда Илексаз авыл җирлеге командасы III урынны яулады. Ярышлар Җәлил бистәсендә узды.Ярышларның максаты-шахмат сәнгатен пропагандалау.Илексаз авыл җирлеге данын Сапахов Нәсим, Мансурова Гүзәл яклады.

03 апрель 2026 елда «1 нче номерлы Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае»нда (Яр Чаллы шәһәре) «Дус класс серләре» республика ата-комитетлары конкурсының ярымфиналы узды.


4
апрель, 2026 ел
шимбә

Бүген Петровск заводында Вилданов Марс Мөхәммәт улы белән хушлашу чарасы узды. Марс Мөхәммәт улы 1963 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Петровский Завод авылында туа. Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 20 декабрендә контракт буенча киткән. 2026 елның 27 мартында рядовой Вилданов Марс Мөхәммәт улы Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хезмәт узу чорында вафат була. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.


3
апрель, 2026 ел
җомга

Яна Имән авыл җирлегендә  ике айлык кысаларында эш башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International