ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе
МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Хәрби техника" кул эшләнмәләре конкурсы булып үтте.

Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады, Сарман муниципаль районы башлыгы һәм “Агрокөч” оешмасы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Безнең мәктәптә "Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә" багышланган чара узды.

Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Мостафин авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл, шулай ук ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Насыйбуллин Делюс Глус улына һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Делюс Глус улы Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Җирлек активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук геройлар истәлеген мәңгеләштерү максатында һәйкәлләр төзүгә салган хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров белән берлектә Җәлил бистәсендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар. Җирлек активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә актив катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров белән берлектә Ләшәү-Тамак авыл җирлегеннән китеп Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар. Җирлек активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү максатында яңа һәйкәл төзүгә салынган хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Саклаубаш урта мәктәбе "Җиңү тәрәзәләре" акциясына кушылды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров белән берлектә районның озын гомерлеләрен – сугыш ветераны Исмәгыйлев Габделәхәтне һәм тыл ветераннары Насыйбуллина Нәфисә, Шәйдуллина Зәкия, Миңнебаева Бибифатиманы котладылар Юнысов вәсилгә дә якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан котлау открыткалары, матур букетлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Саклаубаш урта мәктәбе "Үлемсез полк" акциясына кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International