Иске Кәшер авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Рәисенең котлау открыткалары тапшырылды.
22 апрель-Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Бу көнне Җәлилнең 1нче мәктәбендә педагог-оештыручы А.Ш. Шәмсетдинова һәм 2нче сыйныф укучылары белән берлектә "Җир - безнең йортыбыз"дигән иҗади дәрес үткәрелде. Әлеге чараның төп бурычы укучыларның игътибарын әйләнә - тирә мохит проблемаларына җәлеп итү, аларда экологик яктан аңлаешлы шәхес культурасын һәм безнең планета-җиргә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Сарман гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыелды. Укучылар, ата-аналар, педагоглар читтә калмадылар һәм катнаштылар. Акциядә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм – ул гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертү һәм безнең сугышчыларга игътибарның мөһим билгесе.
Санитар-экоголик икеайлык кысаларында Мортыштамак авыллар җирлегендә өмәләр дәвам итә
Россиядә ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көнен бәйрәм итү яктысында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 9-11 сыйныф укучылары өчен әһәмиятле һәм илһамландыргыч вакыйга – олимпиада уздыру мәйданчыгына әверелде.
"ЭКОяз-2025" санитар - экологик икеайлыгы кысаларында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары мәктәп территориясен җыештыруга чыктылар.
"Сыерчык оясы"
Яз җитүгә, җылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз – сыерчыклар туган җирләренә кайталар. Ә кешеләр аларны оялар ясап, каршы алалар. Ябыштыру эшчәнлегендә кечкенәләр төркеме балалары сыерчыклар турында белемнәрен ныгыттылар һәм төрле геометрик фигуралардан сыерчык оясы ябыштырдылар. Барлык балалар да үз эшләреннән канәгать, шат калдылар.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Рәисенең котлау открыткалары тапшырылды.
Бүген Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә матур әдәбият һәм иҗат чаралары ярдәмендә Мәктәп укучыларының экологик культурасын һәм милли үзаңын формалаштыру темасына "милли һәм этномәдәни мәгариф:традицияләр һәм заманча өстенлекләр" дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.