22 апрель-Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Бу көнне Җәлилнең 1нче мәктәбендә педагог-оештыручы А.Ш. Шәмсетдинова һәм 2нче сыйныф укучылары белән берлектә "Җир - безнең йортыбыз"дигән иҗади дәрес үткәрелде. Әлеге чараның төп бурычы укучыларның игътибарын әйләнә - тирә мохит проблемаларына җәлеп итү, аларда экологик яктан аңлаешлы шәхес культурасын һәм безнең планета-җиргә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру иде.