Бүген Сарман районына эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягъфәров килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит программасына капиталь ремонттан соң төп социаль һәм мәдәни объектларны карау кертелгән иде.
16 апрель көнне ТНВ телеканалы вәкилләре мәктәпнең уку процессы һәм мәдәни тормышы белән танышу өчен "Җәлил гимназиясе"нә килделәр.
Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Әлмәт авыл җирлегендә экологик өмәләр дәвам итә
Александровка авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү икеайлыгы кысаларында экологик өмәләр
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Тукай безнең куңелләрдә" VIII республика ачык иҗат конкурсы. Номинация:" Г.Тукай шигырьләре" Сабирова Саида 4 яшь.
Кәүҗияк авыл җирлеге территориясендә кырындагы баганаларны буяу
"Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү" проекты кысаларында Сарман МР агрокласслары укучылары һәм "Агрокласс" проектының муниципаль кураторы (Сарман МР мәгариф бүлеге методисты) Әхмәтшина Р.Р. 2025 елның 15 апрелендә Агрокөч - холдинг: Агрокөч-сервис һәм Агрокөч - МПК предприятиеләренә бардылар. Танып-белү экскурсиясен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.И. Сәхуриевка һәм Агрокөч-холдинг җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
15 нче апрель көнне "Җәлилче" футбол манежында Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 2011-2012 нче елгы яшүсмерләре арасында 2024-2025 нче елгы "Мәктәп футбол лигасы" ярышларының муниципаль этабы узды.
1945 елның 16 апрелендә, нәкъ 80 ел элек, Берлин һөҗүм операциясе башланды. Ул 23 көн дәвам итте. Фронтның киңлеге 300 километрга җитә иде. Ә тирәнлек 100-220 километр тәшкил иткән. Бер тәүлек эчендә совет гаскәрләренә 5-10 чакрым сугышырга туры килде.
Одер елгасы аша күперләр немецлар тарафыннан шартлатыла, һәм ул совет гаскәрләре өчен киртәгә әверелә.
Берлин каршындагы торак пунктлар дошман тарафыннан ныгытылган оборона объектларына әйләндерелә.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ЭКОяз” акциясе кысаларында өмә үткәрелде. Бу территорияне җыештыру гына түгел, ә уртак йортыбыз турында кайгырту бәйрәме булды.