ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Сарман мәдәният йортында 2025 нче ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда - Ватанны саклаучылар елы уңаеннан  «Җырлы балачак илендә» XVI район сәләтле балалар бәйгесенең зона туры үтте.Бу чарада 4 нче “Сандугач” балалар бакчасының нәни йолдызчыклары да бик матур чыгыш ясадылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Яңа Имән  авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

Татарстанда санитар-экологик икеайлык белән бер үк вакытта, 1 апрельдән кулланылышта булган батареяларны җыю буенча да акция старт алды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнаша ала. 4 нче «Сандугач» балалар бакчасы да бу акциягә кушыла.

 И.Г.Шакиров исемендэге Сарман балалар сэнгать мэктэбе хезмэткэрлэре 11 апрель конне санитар - экологик икеайлыкка кушылдылар. 

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә язгы өмә үтте! Бу территорияне җыештыру гына түгел, ә уртак йортыбыз турында кайгырту бәйрәме булды. Мәктәп коллективы, укытучылар һәм укучылар бергәләп эшләделәр.

11 апрель көнне И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Г.М. Агелтдинова "Декупаж" техникасында Сарман гимназиясенен 11 класс укучылары өчен пушкинская карта буенча мастер-класс үткәрде.

Космонавтика көне алдыннан " Сарман  И. Шакиров исемендэге " Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "космик ракета" мастер - классы үткәрде. Мастер-класс җылы һәм тату атмосферада узды, анда һәр укучы үзенең фантазиясен күрсәтә алды.

Космонавтика Көне - 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Кешелек дөньясын борчыган иң зур сер — космостыр, мөгаен. Без йолдызлы күккә сокланып карыйбыз, хыялланабыз, шундый искиткеч дөньяның ничек барлыкка килгәнен күз алдына китерергә тырышабыз. Чынлап та, галәм барлыкка килүдә кем көч түккән соң? Бу балачактан ук борчыган сорау. Күпләр кечкенәдән космоска очу турында хыялына һәм шул хыялы белән гомере буе яши.
Балалар бакчаларында гадәттәгечә бу көнне  "Космос" көне уза.  
Бүген бездә балалар белән Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштык, белемнәр алдык. 
Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.

Төрле салым статусына һәм иминият кертемнәрен түләү тәртибенә ия булган үзмәшгульләрнең ике төркемен аерып күрсәтәләр: Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, арбитраж идарәчеләр, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, шулай ук хосусый практика белән шөгыльләнүче, әмма индивидуаль эшмәкәр булмаган башка затлар (алга таба — эшмәкәрләр); һөнәри керемгә салым түләүчеләр (НПД).

Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары укытучылары белән бергә районны матурлауда катнаштылар. Алар чүп җыю буенча зур эш башкардылар. Балалар энтузиазм белән эшкә тотындылар һәм тирә-яктагы территорияләрне тиз арада тәртипкә китерделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International