Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген, 11 апрель көнне, без кешелек тарихында мөһим датаны — Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнен искә төшердек.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Космонавтика көнен» мавыктыргыч һәм танып белү формасында үткәрәләр.
Җәлил бистәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "талантлар фестивале" смотр-конкурсына йомгак ясалды. Бу бөтен бистә педагогларын, тәрбиячеләрен һәм иҗат коллективларын берләштергән якты һәм рухи вакыйга булды . Бу конкурс кына түгел иде-ул чын сәнгать, хәтер һәм патриотизм бәйрәме! Безнең балалар бакчасы I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәкләр телибез
Вторая неделя республиканского конкурса «Эковесна» в средней школе №2 имени Джалиля МББУ показала очень хорошие результаты! Студенты активно собирают пластиковые бутылки ради экологического будущего, и общее количество собранных бутылок уже достигло 2356. Каждый участник вносит ценный вклад в защиту окружающей среды!
10 апрель көнне Сарман урта мәктәбендә Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләренең 8 өлкән һәм 2 урта төркемнәре катнашты. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «беренчеләр хәрәкәте» нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин сәламләде. Уеннарның баш хөкемдары - Сарман урта мәктәбенең ОБЖ укытучы-оештыручысы Илгизәр Гаделшин катнашучыларга кагыйдәләрне аңлатты.
Бүген Сарман районыннан Лисичанск шәһәренә баручы Чираттагы гуманитар конвой китте. 20 тонна эчәргә яраклы су булган йөк машинасы инде юлда һәм якын арада су белән тәэмин итүдә кыенлыклар кичерүче шәһәр халкына тормыш өчен мөһим ресурс бирәчәк. Лисичанск, хәрби хәрәкәтләр зонасындагы башка торак пунктлар кебек үк, чиста эчә торган суның кискен кытлыгы белән очраша. Гуманитар миссия «Петровский завод» ҖЧҖ директоры Константин Брусованский ярдәме белән оештырылды.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы"на йөрүче Галеева Риана ООО "Национальная Экологическая Компания" белән берлектә оештырылган кулланышта булган батарейкалар акциясенә кушылды.
10 апрель көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды .
Мортыштамак мәктәбендә математика укытучыларының ММОсы узды!
Районның математика укытучылары белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм педагогик осталыкны камилләштерү юлларын тикшерү өчен мәктәбебездә методик берләшмә утырышына җыелдылар. Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белем алу – мәгарифтә уңышның нигезе!