Беренче язгы яшеллек синең күз алдыңда өлгерсә, күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә төбенә яшелчә бакчасы утырту-балаларның үсемлекләрне карау, үсемлекләрнең үсүе, кызыксыну, фикерләү үсеше өчен яктылык, җылылык, дым, туфрак кирәклеге турындагы күзаллауларын киңәйтүнең менә дигән ысулы.
Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Яр Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының ярымфиналы узды, анда ата-аналар һәм Сарман урта мәктәбе укучылары катнашты.
Илексаз төп гомуми белеем бирү мәктәбендә,юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашу узды.
Мәктәптә «Чиста буын - 2025» профилактик акциясе кысаларында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Хаҗиева Л. Р. һәм полиция участок уполномоченные Зәйнәгетдинова Г.И. белән мөһим очрашу узды..
Әлеге очрашуның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, шулай ук укучылар да куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру иде. Әңгәмә барышында мөһим һәм актуаль темалар каралды, шул исәптән:
-мошенниклыкны профилактикалау: җинаятьчеләрнең балаларны һәм яшүсмерләрне алдау ысуллары, шулай ук мондый хәлләрне булдырмау буенча киңәшләр турында фикер алыштылар;
-укучыларның деструктив тәртибе: укучылар деструктив тәртип билгеләре һәм авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында белделәр;
-интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы: инспектор интернет куллануга бәйле куркынычлар һәм үзеңне ничек якларга икәне турында сөйләде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Ураза гаете белән тәбрикләде.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәм.
Бу изге бәйрәмнең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә дәва булсын, тоткан уразаларыбыз кабул, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребездә уңышлар насыйп итсен иде.
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Күңелләребезгә иман нуры өстәсен. Киләчәккә ышаныч бирсен, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык телим.
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Безнең Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары каникулларда өлкән буынга ярдәм күрсәттеләр
Бүген Сарман муниципаль районы ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә. Теләүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлыйлар.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман муниципаль районы Сарман авыл җирлеге ветераннар (пенсионерлар) башлангыч оешмасы рәисе Айсылу Мансур кызы Кәлимуллинаны юбилее белән котлады.
Фәрит Мөнәвирович Айсылу Мансуровнага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2025 елның 28 мартында фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгына Александровка авылы зиратында сугыш чоры ятим балаларына һәйкәл һәм кабер коймасы куелды.