Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
«И.Г. Шакиров исемендэге Сарман балалар сәнгать мәктәбе» укучыларын 8 мартка багышланган «Чудесный женcкий день» бөтенроссия балалар иҗат конкурсында җиңүләре белэн котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез!
Хәзерге вакытта баланың үсешендә төп белем генә түгел, өстәмә белем дә зур роль уйный. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә белем алу балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Өстәмә белем бирү дәресләрендә алынган белемнәрне төп белем бирү эшчәнлегендә тирәнәйтү, киңәйтү һәм практик куллану бара.
"С" гепатиты нәрсә ул? "С" гепатиты-вирус китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы, ул сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр "С" гепатиты вирусы инфекция йоктырганнан соң 6 ай эчендә организм тарафыннан юк ителмәсә, авыру хроник формага күчә, бу уртача 4 инфекцияле кешенең 3сендә була.
Солдатлар өчен "Яхшы кәеф капчыклары" акциясе
1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасы педагогы Мәүләвиева Гүзәл Данияр кызы төбәк семинар-практикумда катнашты.
Сарман урта мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары Алабуга дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашты
Ел саен март ахырында һәм апрель башында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" табигый фәннәр атналыгы кысаларында чаралар үткәрелә. 13 мартта «Кошлар көне» оештырылды, аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру.
«Лилия» балалар бакчасында тәҗрибә уртаклашу атналыгы уза.
12 март көнне 3-нче " Ләйсән" балалар бакчасында " Әни янымда" исемле махсус адаптация курсы башланып китте. Балалар бакчасына моңынчы йөрмәгән ләкин әзерләнгән 1 яшьтән 2 яшькә хәтле балалары булган әниләрне чакырабыз. Рәхим итегез.