ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2025 ел
шимбә

Хөрмәтле хатын-кызлар, районыбызның гүзәл затлары!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм! 

Сез һәрберегез иң ягымлы мактау сүзләренә һәм олы ихтирамга лаек. Бәйрәмне, чәчәкләргә, назга, кадер-хөрмәткә күмелеп, шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын.

Сез бу дөньяда безнең өчен тормыш чыганагы, бар нәрсәгә җан өрүче, ямь өстәүче илаһи затлар.

Районда сез фидакарь хезмәт куймаган бер генә тармак та юк: җирле үзидарә, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, массакүләм мәглүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар... Районыбызның җәмәгать тормышында да сез актив катнашасыз. 

Шул ук вакытта, бүгенге киеренке тормыш ритмында вакыт белән бергә атлап, заманча яшәргә дә, балалар тәрбияләргә дә, гаилә учагын сүндермичә саклап тотарга да өлгерәсез. Мәхәббәт, гаилә, балалар, туган йорт кебек кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре бары тик сезнең белән бәйле. Нәкъ менә шагыйрь әйткәнчә: сүнәр иде тормыш, сез булмасагыз әгәр дөньяда!

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезгә мактаулы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез, безгә гаилә җылысын бирүегез, уллар-кызлар үстерүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ветераннарыбызга, яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән апаларга, күп балалы аналарга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычларын үтәгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан газиз улларын югалткан аналарга, бүген дә батыр улларын көтеп яшәүче әниләргә аеруча зур хөрмәтемне юллыйм. Дөньяларга тынычлык килсен, бәхетле, шатлыклы очрашулар насыйп булсын.

Барчагызга ныклы сәламәтлек, иминлек, һәр эшегездә уңышлар телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!


7
март, 2025 ел
җомга

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова җитәкчелегендәге Сарман районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Югары Чыршылы авыл җирлегендә  "Хатын-кыз – тормыш бизәге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасында 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  бәйрәм иртәләре узды.Әлеге матур чарада балалар  әниләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне  чын күңелдән  бәйрәм белән котладылар, аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен яраткан кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

7 март көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенен сәнгать бүлеге укытучысы Аскәрова Э.Р.  узенен укучылары белән 8 мартка "Разделочные доски с городецкой росписью" дигән бүләк әзерләделәр.

7 март көнне "И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Аскәрова Э.Р. "Декупаж техникасында кәрәзле телефон өчен поставка" исеме астында мастер-класс үткәрде.

6 март конне И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенен сәнгать бүлеге укытучысы Г.М. Агелтдинова "Энигэ булэк" исемле темага мастер-класс үткәрде. Укучылар үзләренең яраткан әниләре өчен 8 мартка кулдан булэк ясадылар.

6 март көнне И.Г.Шакирова исемендэге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең  сәнгать бүлеге укытучысы Сәхәбетдинова Әлфия Сәлимхановна укучылар белән "8 мартка аппликация техникасында открытка" дигән мастер-класс үткәрде. Балалар үз куллары белән әниләрен, әбиләрен сөендерер өчен открыткалар ясадылар.

6 март көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Шәрәфетдинова Р.М.укучылар белән "Кайнар ризык астына подставка" дигән темага мастер-класс үткәрде. Балалар бик телэп әниләренә 8 мартка бүләк ясадылар.

Яңа Имән авыл җирлегендә махсус  хәрби операциядә катнашучы  егетләрнең әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International