ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Патриотик тәрбия кысаларында 7 нче Б һәм 7 нче В сыйныфлары укучылары "Кызыл тасмалар" фильмын карадылар. 

   Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды.

"Җәлил гимназиясе"ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап дустың», «Йөрәгең хәзинәләре» акциясе уза. 

Бүген Җәлил бистәсенең 3 нче "Аленушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр "Җәлилнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар. Балалар бистәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Туган якны өйрәнү почмагына бару балаларның үткәнгә «сәяхәт " форматында оештырылды, анда алар кызыксынып борынгы көнкүреш әйберләрен, кием-салымнарны карадылар. Музейга сәяхәт балаларда патриотизм,  Ватанга мәхәббәт тәрбияли. 


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

1 нче санлы  «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре өчен «Алдынгылар Хәрәкәтендә балалар бакчалары» проектын тормышка ашыру өчен «Сәяхәт башлана» методик материаллар комплекты тапшырылды.

     2025 елның 7 февралендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы  Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче татар - рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе" конференция йомгаклары буенча Иске Кәшер урта мәктәбенең 6 класс укучысы Әхмәтбаева Ралия II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Мөхәммәтов Нурзил II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Молодцы!!! Котлыйбыз!!!

   Сарман муниципаль районы мәктәпләре укучылары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары "Россия чаңгы юлы - 2025"Бөтенроссия чаңгы ярышында катнаштылар.

Татарстан халкы 2024 елның ноябрендә башланган «Син уенда» конкурсында катнашырга өлгерә ала.

2025 елның февраленә Татарстан «Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының юбилей сезонында инде теркәлгән катнашучылар саны буенча ун төбәк арасына керде (39 катнашучы).

2025 елның 6 февралендә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә «Сандугач сайрар илем» XXVIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды, анда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 46 иң яхшы вокаль ансамбль катнашты. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына багышланган.Сарман сэнгать мэктэбенен “Балачак” вокаль ансамбле конкурста катнашып дипломант булды.

Ләке авылында тыл ветераннарына, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” багышланган  юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераны Ильина Анна Денис кызын  авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котлады һәм юбилей медален тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International