1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында Сарман балалар бакчалары командалары арасында «ЭкоПатруль» экологик агитбригадалары муниципаль бәйгесе узды.
8 гыйнварда “Иң белемле укучы” конкурсының муниципаль этабы узды. Икенче Жәлил утра гомуми белем биру и әктәбе укучылары рус теле кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен һәм белемнәренфайдалана алуларын күрсәтә алдылар.
Сарман гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Абдиева Алсу Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм КФУ белән берлектә уздырыла торган тарихи-мәдәни "Тархан" конкурсының IV сезон уенының 1 этабында җиңүче булды. Укытучысы: Загирова Кифая Ахсановна
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты, февральдән ул 26,9 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. 2024 елда бу пособиене 23 мең гаилә алган, гомуми суммасы 580 млн сум.
"Кояшкай" балалар бакчасында "ЭкоПатруль" бәйгесе узды. Барлыгы Сарман районының 4 балалар бакчасы катнашты. Без "Яшь экологлар" командасы 2 урын яуладык. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Сәетгараева Р.К., мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Салихова Г.Ф. балаларны дипломнар белән буләкләделәр.
11 февральдә, Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу көнендә, МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә «Гомерем минем моңлы бер җырым иде» дип исемләнгән китап укучылар конкурсы булып узды.
Бүген районда 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы старт алды.
8 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” бәйгесе - Республика фестивале узды. “Умырзая” үрнәк хореография коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. (Укытучы Нургалиева Г.В.)
2025 елның 3-6 февралендә хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды