8 февраль – яшь герой-антифашистны искә алу көне.
Шыгай авыл китапханәсендә «Олы сугышының кечкенә геройлары» дип аталган батырлык сәгате үткәрелде.
Балалар бакчасында татар шагыйре Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган тематик дәрес узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын үтәү кысаларында Сарман урта мәктәбенең 8 «а» сыйныфы укучылары "Солдатка посылка" патриотик акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты-махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтү һәм аларның рухын күтәрү.
Бүген Мортыш-Тамак авылы янындагы Мор күлендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына ачык ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 140ка якын спортчы катнашты. Җиңүчеләрне Кубоклар, Дипломнар һәм медальләр белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүләкләде.
8 нче февральдә “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында башлангыч сыйныфлар өчен “Фән көн”енә багышланган мастер- класслар оештырылды.
Туклануны оештыруга контрольне көчәйтү максатыннан 2025 нче елның 5 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" ндә ата-аналар туклануга контроль үткәрелде.
8 нче февраль көнне «Җәлил гимназиясе»ндә шундый исемдәге спорт бәйгесе узды.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан сакчысын котла" патриотик акциясенә кушылдылар. Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Балалар үз куллары белән открыткалар, брелоклар ясадылар.
Безнең бүләкләр бәйрәм алдыннан солдатларга үзләренең иң якын кешеләреннән, туган җирләреннән яхшы хәбәр булыр дип өметләнәбез.
7 февраль көнне 1 нче санлы Җәлил мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы булды. ММО темасы"башлангыч сыйныф укучыларының дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә белем бирү сыйфатының мөһим шарты буларак функциональ грамоталылыгын Формалаштыру һәм үстерү". Методик берләшмәдә укытучылар дәресләргә, мастер - классларга йөрделәр. Педагоглар практик эшчәнлектә кулланырга мөмкин булган эшләнмәләре белән уртаклаштылар.