Турнирның җиңүчесе булып Актаныш районы командасы танылды, көмеш медальгә Сарман районы командасы лаек булды, ә бронза медальгә Әлмәт районы командасы лаек булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү максатыннан беренчеләрдән булып "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергәләп "Солдатка хат" акциясендә катнашалар. Үзләренең хатларында балалар алгы сызыкта торучыларга ярдәм сүзләрен әйтәләр.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру һәм популярлаштыру, архив документлары нигезендә тарихны өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү, тарихи аң формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» конкурсын игълан ителә.
Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә татарча көрәш буенча республика турниры үтә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм. МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" ата-аналары һәм укучылары, мохтаҗларга гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмыйча, актив теләктәшлек күрсәттеләр.
Табиб-педиатр Алиуллина Л.М. Сарман үзәк район хастаханәсе урта звено укучылары белән «репродуктив сәламәтлекнең булачак баланың сәламәтлегенә, шул исәптән тууны кичектерү факторларының, абортларның һәм зарарлы гадәтләрнең йогынтысы турында»дигән темага мавыктыргыч әңгәмә үткәрде.
2025 елның 3 февраленнән «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»-«Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе» филиалында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тарих атналыгы башланды. Тарих атнасы-укытуны оештыруның төп программа курсы белән бәйле булырга, аны тирәнәйтергә, тулыландырырга һәм шуның белән укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрергә, аларның үсешенә ярдәм итәргә, дөньяга карашларын киңәйтергә тиешле формаларының берсе.
6 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 2 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Җәлил гимназиясе"ндә «СВО зонасында булган солдатлар өчен» "Солдатка бүләк" акциясе уза.