27 нче гыйнвар - Ленинград шәһәренең азат ителгән көне. Бу көннән соң 81 ел вакыт үтсә дә, ул елларның саннары һич онытылмый.
МБГБУ "А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә " рус теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы узды.
28 январь көнне МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" студентлар белән очрашу узды. Безнең мәктәпне тәмамлаучы югары уку йортлары, урта махсус уку йортлары студентлары җыелды.
29 нчы гыйнвар көнне Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.
29 январь көнне МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең 10-11 сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен билгеләүдә ярдәм күрсәтү һәм югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максатларында «ТИСБИ «Идарә университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесе филиалы онлайн – презентация үткәрде.
29 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә рәсем дәресләре уза. Балалар Городецкий кәсебенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Городец рәсеменең бер элементы булып чәчәкләр арасында урнашкан оҗмах кошы тора, ул бәхет һәм иминлек китерә.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Җәлил беренче хәрәкәт активистлары-2 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә Халыкара кышкы спорт төрләре көнен билгеләп үтте.
Мәктәптә математика атналыгы уза. Бүген "Математика - фәннәр патшабикәсе"дигән кызыклы чара узды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "МХО сакчысын котла" исемле патриотик акциясендә актив катнашалар