ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Югары Чыршылы авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы таныштырды.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә отчет җыелышы узды.

21 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Ел саен безнең бакчада"Кошлар өчен яхшы кыш" акциясе уза

20 гыйнварда «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Мулла» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Сарман 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында уртанчылар төркеменә йөрүче балалар "Кыш көне кошларны ашат!" акциясендә катнаша.

Бу көннәрдә безнең батыр якташларыбыз үзләрен илнең чын патриотлары итеп күрсәтәләр, бабаларыбызның эшен лаеклы дәвам итәләр. Аларның һәркайсы илне саклауга үз өлешен кертә, Ватаныбызның иминлеген тәэмин итә. Азалак мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Ф.М. Нигъмәтуллин белән очрашу үткәрелде. Очрашу күңелле һәм җылы шартларда узды.

20 нче январь көнне Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы узды.  

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек җитәкчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы җиткерде. 2024 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәре Хасанов Лаззат Дагир улының доклады тыңланды. Шулай ук янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улының чыгышы тыңланды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы таныштырды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән күргәзмә оештырылды

«Проф.грантлар»социаль проектлауның республика интенсивы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International