9 нчы гыйнвар көнне Россиядә Карабүрек көнен билгеләп үтәләр! Карабүрек-рус кышының төп билгеләренең берсе. Кызыл күкрәкле, кечкенә кош үзенең матурлыгы белән балаларны һәм өлкәннәрне һәрвакыт сөендерә.
2025 елның 9 гыйнварында шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яңа елда беренче никах теркәлү тантанасы үтте. Бу зур вакыйгада беренче гаилә документы - никах турында таныклыкны Ленар һәм Ильмира Ашрафуллиннар алды.
Тантананы шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге алдынгы белгече Исмагилова Рузиля Раушановна үткәрде. Ул яшь парны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Бу көнне яшьләр үзләренең якыннары һәм туганнары игътибарын һәм ярдәмен чолгап алды, аларның шатлыгын һәм бәхетен уртаклашты, гаилә бәхете һәм тату тормыш өчен иң изге теләкләрен әйтте.
Әлеге теркәлү парның тормышында яңа чорның башлануын күрсәтә һәм аларның йортларында мәхәббәт һәм бердәмлек атмосферасын чагылдыра/
МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары каникулларын бик күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Мәктәптә "Күңелле стартлар" дигән спорт чаралары, саф һафада уеннар, музейда экскурсияләр узды. Китапханәдә иң күп китап укучыларны бүләкләделәр, түгәрәкләр эшләде. Шулай ук укучылар әти-әниләре һәм дуслары белән күп вакытларын бергә үткәрделәр. "Гаилә белән ял көннәрен үткәрү" акциясе кысаларында алар социаль челтәрләрдә гаиләләре белән төшкән фотосурәтләр белән уртаклаштылар.
Кыш - кошлар өчен иң авыр вакыт. Салкын көннәрдә аларга уңайлы азык табуы кыен. Шуңа күрә Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары "Кышын кошларны ашатыгыз"акциясендә актив катнашалар.
7 гыйнварда безнең мәктәптә «Ел Символы белән календарь» исемле мастер-класс узды. Бу төрле яшьтәге балалар өчен дә мавыктыргыч шөгыль!
Чара барышында катнашучылар календарьда барлык элементларны ничек дөрес итеп компоновкаларга һәм туры килә торган стилистикасын дөрес итеп сайларга икәнен белделәр. Сәнгать бүлеге укытучысы Гүзәл Мусавировна кәгазьләр, буяулар, декоратив элементлар сайлау турында җентекләп сөйләде. Балаларга даталарны, төп фонны билгеләргә һәм ел символы рәсемен сайларга ярдәм итте. Һәр катнашучы уникаль календарь булдыруда үзенең креативлыгын күрсәтте.
5 гыйнвар кәнне сәнгать бүлеге укытучысы Гүзәл Мусавировна рәсем сәнгате буенча "Тәрәзәдә яңа ел бизәкләре" исемле мастер-класс үткәрде.
Яңа ел - кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган әйберләр популярлаша бара. "Тәрәзәдә яңа ел бизәкләре"н хәтта иң кечкенә нәниләр дә эшләргә мөмкин.
Бу класста балалар бик рәхәтләнеп "тылсымлы" кар бөртекләре салдылар. Шуннан соң аларны алтын буяулар һәм ялтыравыклар белән бизәделәр. Төрле һәм кабатланмас бүләкләр килеп чыкты. Иҗат вакытында балалар Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләштеләр.
Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гайнур Габдрахман кызына 95 яшь тулды. Гайнур апаны гомер бәйрәме белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызы тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга иң изге теләкләрен Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм район социаль яклау булеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова , КЦСОН "Шафкать" начальнигы Ландыш Мухлисуллина да җиткерделәр. Гайнур апаны гомер бәйрәме белән шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар
Бүген православие динен тотучылар гыйбадәтханәләрдә Раштуа бәйрәменә җыелалар, бу бәйрәм безнең җаннарыбызны җылыта, яхшылыкка, мәрхәмәтлеккә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә ышанычны ныгыта.
Сезне чын күңелдән Мәсихнең якты Раштуасы белән котлыйм.
Киләсе елда һәр йортта тынычлык һәм татулык, уңайлылык һәм муллык булсын, ә эшләрдә Бәхет булсын. Һәр гаиләдә иң кадерле хыяллар тормышка ашсын, бары тик якты һәм шатлыклы вакыйгалар гына булсын. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Бүген Җәлил бистәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан Мозамир Мөнир улы Исрафилов белән хушлаштылар. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Каникул вакытында безнең мәктәптә "Своя игра" интеллектуаль уены узды. Һәр сорауның үз катлаулылыгы һәм тиешле номиналы (10, 20, 30, 40 һәм 50 очко) бар иде. Сораулар буенча фикер алышу вакытында командалар өстәле артында җавапларның төрле вариантлары яңгырады, һәм хаталар да булгалады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: уенда катнашучылар шактый катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Җавапка әзерлек эрудиция, акыл һәм логик фикерләү таләп итте. Командалар арасында киеренке көрәш башланды, аның барышында һәр катнашучы үз командасы өчен өстәмә очколар җыярга тырышты.
Командалар яхшы белем, төркемдә эшли белүләрен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.