ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

18 нче декабрь көнне Баулыда "Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы булып узды. Сарман районыннан хатын-кыз-лидер номинациясендә "Җәлил гимназиясе" директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы чыгыш ясады. 


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мәктәп укучылары Иске Кәшер мәдәният йортында узган "Май канаты ясау" мастер - классында катнаштылар.

17 декабрь - " Сарман ис.И. Г. Шакирова" сольфеджио без слез!".Музыкаль әсәрләрне музыкаль сәнгатьлелек чаралары буенча тикшердек,тониканы, субдоминантны, аккордларда доминантны искә төшердек!

  

               2024 елның 10 нчы  декабрендә Сарман урта мәктәбендә химиядан олимпиада узды. Анда 19 укучы катнашты.

 

         2024 елның 9 нчы  декабрендә Сарман гимназиясендә математикадан олимпиада узды. Анда 52 укучы катнашты.

   

                        2024 елның 6 нчы  декабрендә Сарман гимназиясендә технологиядән олимпиада узды. Анда 24 укучы катнашты.

 

Бүген рәсми теркәлүләрне генә түгел, ә мәхәббәт, ышаныч һәм ныклы гаилә бәйләнешләре тантанасын да символлаштырган һөнәри бәйрәм-ЗАГС Көне. Актлар китабында язылган һәр язма - яңа тарихның башы, язмышлар, хыяллар һәм өметләр бергә кушылган тарих. Бу көнне без гаилә кыйммәтләренең, үзара аңлашуның һәм бер-беребезгә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтәбез. Бары тик мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән ныклы гаиләләр генә төзелсен. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм өйләрегездә гармония телим. Һәр яңа көн шатлык һәм илһам китерсен.

2024 нче елның 17 нче декабрендә «Җәлил гимназиясе» ндә Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик визит үткәрде. 


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Геннадьевна Барсукова Сарман, Азнакай Зәй һәм Тукай районнары агрофирмалары хезмәткәрләре белән очрашты.

Бүген «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә Сарман муниципаль районы мәктәпләре директорларының күчмә киңәшмәсе узды. Анда районның барлык директорлары, Сарман МР Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Т.Исмәгыйлева һәм методистлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International