Бүген дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Советы депутатлары, район суды рәисе, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Яңа Имән авылында яшәүче Гайфетдинов Рафис Шайхразый улы һәм Мөзәккирә Мәхмүт кызы бергә тормыш коруларының 50 еллык түгәрәк даталарын билгеләп үттеләр. Рафис абый белән Мөзәккирә апа матур тормыш юлы үтеп, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген алар кадерле әти-әни, сөекле әби-бабай булып балалары, онык-оныкчыклары белән гөрләшеп яшиләр. Истәлекле көннәре белән Гайфетдиновлар гаиләсен Яңа Имән авыл җирлеге сәркатибе Хисамова Л.А. тәбрикләде.
1 һәм 2 ноябрь көннәрендә Азнакай шәһәрендә Халыкара категорияле хөкемдар Аиб Абдрашитов Зиннур Зәйнетдин улы истәлегенә багышланган бокс турниры булып узды. Ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 12 шәһәр һәм бистәсеннән 146 спортчы катнашты. "Спорт мәктәбе-2" спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. "Җәлил гимназиясе"нең 4 нче Б сыйныфы укучысы Гафуров Айдарны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.
Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.
Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхетле тормыш телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.
Бүген Игәнә-Баш авылында реконструкциядән соң «Мәһсүмҗан»чишмәсе ачылды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, әлеге изге эшкә өлеш керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде.
Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе хезмәткәрләре район мәдәният йортында узган Зур этнографик диктант – 2024тә катнаштылар.
Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен хөрмәтле Сафиуллина Тәнзилә Гасыймовна билгеләп үтә. Бу истәлекле көн бәйрәм хуҗасы өчен генә түгел, аңа хөрмәт күрсәтергә һәм җылы теләкләр әйтергә җыелган һәркем өчен дә зур вакыйга булды.
Юбилярны тирән хөрмәт билгесе итеп, Сарман районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., һәм Ветераннар советы рәисе Миңнегазова А.Г. Тәнзилә Гасыймовнага ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Озын һәм игелекле, зирәклек белән тулы гомер юлы өчен юбилярга ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Без дә ихластан котлауларга кушылабыз! Киләчәктә һәр көн Тәнзилә Гасыймовнага нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы китерсен, ә гомере якыннарының җылысы, шатлык һәм иминлек белән тулып торсын!
Бүген Иске Кәшер авылында яшәүче Латфуллина Люция Таҗимөхәммәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хезмәт ветеранын юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Раян Нәзиф улы Дәүләтҗанов, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, шулай ук туганнары һәм якыннары да кушылды.
Сезгә, Люция апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын телибез.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларны яклау өчен кушымта билгеләргә тәкъдим итә.
31 нче октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Йолдызлы көз» ачык республика фестиваль-конкурсы узды. Җәлил гимназиясе укучылары әлеге бәйгенең дебютантлары булдылар. Рстакян Мгер (4 нче Б сыйныфы) - 1 нче дәрәҗә дипломы, Маторина Кира (4 нче Б сыйныфы) - 2 нче дәрәҗә дипломы, Скрябина София (2 нче Б сыйныфы) - 3 нчедәрәҗә дипломы. Яшь йолдызчыкларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!!! Җитәкчесе - музыка укытучысы Гыйльфанова Раушания Анур кызы.