ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада катнаша.

 

Хөрмәтле әти-әниләр! "Җәлил № 1 мәктәбе" Мәктәп алды әзерлеге" түләүле өстәмә дәресләргә җыю игълан итә. Укулар 2024 елның 09 ноябрендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә башлана. Сезнең хезмәтләргә үстерү шөгыльләре: 1. Математика һәм логика 2. Сөйләмне грамотага өйрәтү һәм үстерү Укуларны башлангыч сыйныф укытучылары Газизова Рәмзия Әсфановна, Гыймаева Алина Ильдусовна алып бара. Бала белән шөгыльләнү өчен түбәндәгеләрне булдырырга кирәк: төсле карандашлар; 2 гади карандаш; 2 ручка; дэфтэр 12 бит; линейка (10-15 см); алмашка аяк киеме; Сезне көтәбез, хөрмәтле булачак беренче сыйныф укучылары һәм әти-әниләр!


6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 2024 елның 06 ноябрендә Алтынбаев Хәлим Сәләхович һәм Алтынбаева Зөлфия Салихҗановлар гаиләсе өйләнешүнең төп даталарының берсе - бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр! Алтын туй - ул тормышта тәҗрибә дә, акыл да, хата һәм казанышлар да булган вакыт. Бу еллар эчендә күп нәрсәләр эшләнде, балалар һәм оныклар туарга өлгерде. 50 ел ул тарих өчен - бу бер мизгел генә, ә кеше өчен тулы бер тормыш. Бу истәлекле вакыйга белән аларны Җәлил  шәһәр тибындагы поселогы оештыру эшләре буенча башкарма комитеты башлыгы Д.Ф. Абрарова һәм шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әйдәүче белгече Исмәгыйлева Р.Р.котладылар. Алтыбаевлар гаиләсенә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек теләкләре белән “ Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы ” башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 2024 елның 06 ноябрендә Нәсыйх Әхмит улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаилә гаилә гаилә гаилә гаилә гаилә корып яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтә. Алтын туй - ул тормышта тәҗрибә дә, акыл да, хата һәм казанышлар да булган вакыт. Бу еллар эчендә күп нәрсәләр эшләнде, балалар һәм оныклар туарга өлгерде. 50 ел ул тарих өчен - бу бер мизгел генә, ә кеше өчен тулы бер тормыш. Бу истәлекле вакыйга белән аларны Сарман муниципаль районының “Җәлил шәhәр тибындагы поселок” муниципаль берэмлеге башлыгы Кәримов Р.А. һәм  Сарман муниципаль районының “Җәлил шәhәр тибындагы поселок” башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әйдәп баручы белгече Исмәгыйлева Р.Р. Нәсыйх Әхмит улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаиләсенә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек теләкләре белән “Җәлил проспекты” МО башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Нәсыйф Әхтәм улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаиләсен тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз! Озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак тарихка кереп калган 6 ноябрь районда шикәр чөгендерен җыюның тәмамлануы белән дә билгеләп үтеләчәк. Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев кырларда булдылар һәм соңгы бишкөнлектә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар.

Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. 

Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

5 ноябрь көнне Сарман районы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Туган ягым моңнары» - «туган як моңнары» дигән концерт булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тамашачыларны бәйрәмнәр белән котлады.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Айрат Минәсхәт улы Бакиров һәм аның гаиләсе белән очрашты. Айрат Минасхәт улы Сарман үзәк район хастаханәсендә табиб булып эшли, ләкин йөрәге кушуы буенча СВО зонасында илебезне яклый. Чәй эчкәндә Фәрит Мөнәвир улы һәм Айрат Минасхәт улы дулкынландыргыч мәсьәләләр турында сөйләштеләр, ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 2024 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган брифингта физик затларның милек салымнарын түләүләре турында сөйләде.

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Гаилә елы кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин Галинур һәм Зәмфирә Сөләймановларны, Фәнүс һәм Гөлфая Галимуллиннарны, Иршат һәм Лия Миргалимовларны Алтын туйлары белән, Альберт һәм Нурсинә Хәйруллиннарны Зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International