ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2 нче апрель көнне Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа «Катя-Катя» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Бүген районда 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды.

Агрофирмаларда тикшерүгә бөтен техника тәкъдим ителде. Районда «Татагролизинг» җәмгыятенең инженер-техник тәэмин итү департаменты баш инженеры Радик Гыймадиев җитәкчелегендә комиссия эшли. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев озатып йөрде.

МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә «Күчмә кошларны каршы алабыз!» дип аталган акция башланды!

Ел саен Республика ветераннар (пенсионерлар) Советы тарафыннан оештырылган "Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар" конкурсы үткәрелә. Бу конкурста районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре дә катнаша. 1 марттан 31 мартка кадәр район этабы узды. Бүген 2 апрельдә жюри әгъзалары тарафыннан урыннар билгеләнде. Район этабында җиңүчеләр республика күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә эшләре белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова таныштылар.

2024-нче ел Гаилә елы уңаеннан районда “Әйдә, шаяРТ!” татар КВН командалары бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә барлыгы 34 команда катнашты, шуларның 12-се финалга үттеләр. 1 апрель халыкара көлке көне уңаеннан  район мәдәният йортында әлеге бәйгенең финал ярышы булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Сарайлы авылының “Сарайлы сабакташлары” командасы – “Иң яшь юмористлар”, Күтәмәле һәм Буралы Чишмә авылларының “КиБи” командасы – “Иң оригиналь”, Иске Минзәләбаш һәм Куҗак авылларының “Минзәләкәй этләйләре” командасы – “Иң позитив”, Яхшыбай авылы “Гаилә корабы” командасы “Иң күңелле гаилә” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Бүген Белоруссия һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне, 1996 елның 2 апрелендә, ике дәүләт президентлары «Россия һәм Белоруссия Берләшмәсен төзү турында»килешүгә кул куялар. Имзалау факты илләрнең үзара интеграция процессына башлангыч бирә.

Нәкъ бер елдан соң, 1997 елның 2 апрелендә Белоруссия һәм Россия берлеге турында килешү имзалана. Берлекне булдыруның төп максатлары халыкларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәяси, икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә туганлык, дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, катнашучы дәүләтләрнең матди һәм интеллектуаль потенциалларын берләштерү нигезендә тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү булган.

Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән IV спартакиадада Мортыштамак авыл җирлеге уңышлары

Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" фольклор коллективыннан чираттагы гуманитар ярдәм.

1 нче апрель көнне Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа «Катя-Катя» исемле нәфис фильм күрсәтелде.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

«Кама 2050» краудсорсинг платформасында Кама агломерациясенең мастер-планын эшләү кысаларында халыктан тәкъдимнәр җыю башланды.

1 апрельдән республика халкы транспорт инфраструктурасының һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын бәяли алачак, шулай ук агломерация территориясен үстерү буенча үз теләкләрен һәм идеяләрен калдыра алачак*. Алынган мәгълүмат «ТР киңлек Планлаштыру институты» ДБУ белгечләре тарафыннан анализланачак һәм мастер-планны эшләгәндә исәпкә алыначак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International